» » Районда ниләр бар

Районда ниләр бар

2-04-2016, 08:53 | Район яңалыклары | Просмотров: 346 | Комм.: 0
Районда ниләр бар
Үткән елның июнь ае башында “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе “Реаль эшләр” проектын гамәлгә керткән иде. Әлеге проект гражданнарның матди ярдәмен һәм инициативасын җәлеп итү юлы белән көнүзәк социаль, мәдәни һәм инфраструктура мәьсәләләрен хәл итүгә нигезләнгән. Тәү чиратта ул торак пунктларны төзекләндерүгә юнәлтелгән.
Шушы проект чикләрендә үткән атнада Каразирек авылында гражданнар җыены уздырылды. Аның барышында авылда яшәүчеләргә “Реаль эшләр” проектының максатлары аңлатылды, җирлектәге көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде. Җыелышта “Победа” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Р.Г.Фәйрузов, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы З.М.Камалова, авыл Советы депутаты И.В.Миңлегалиев катнашты, барлыгы 25 кеше җыелды. Әңгәмә барышында 2016 елда тәү чиратта хәл ителәсе төп мәсьәлә дип Каразирек авылының Тынычлык урамындагы суүткәргечне капиталь ремонтлау проблемасы билгеләнде. Бу проектны гамәлгә ашыру социаль киеренкелекне йомшартып, халыкның идарә органнарына булган ышанычын арттырыр, су белән өзлексез һәм сыйфатлы тәэмин итү нәтиҗәсендә көнкүреш һәм тормыш шартларының яхшыруына булышлык итәчәк. Үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасы булмау авылдагы тормыш сыйфатына тискәре йогынты ясый, шәхси хуҗалыкны, бакчада яшелчә-җимеш үстерергә һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирми.

* * *

Калмашбаш урта мәктәбендә 3-4 сыйныф укучылары өчен “Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре” комплекслы уку курсын гамәлгә ашыру” темасы буенча ата-аналар җыелышы үтте. Аларны бу курсның максатларын аңлату, эчтәлеге һәм аның укыту методикасы белән таныштыру максатында үткәрелгән бу чараның көн тәртибенә 5 мәсьәлә чыгарылды. “Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре” комплекслы уку курсының норматив-хокуки яктан көйләү мәсьәләсе буенча мәктәп директоры урынбасары З.Н.Мусина, башлангыч мәктәптә әлеге курсны укытуны нигезләү темасы буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы В.Ш.Гыймаева чыгыш ясады, әлеге фән буенча белем бирүче педагог Г.М.Хәмәдиева курсны укыту методикасы, аның чикләрендә өйрәнү мөмкинлеге булган 6 модуль белән таныштырды. Артабан “Татар җәмгыяте үзәге” вәкиле М.Г.Ахунов ислам мәдәнияте нигезләре турында сөйләде. Җыелыш ахырында ата-аналар курсның “Дөньяви этика нигезләре” модулен хуплавы турында белдерде.
* * *

Рәҗәп авыл китапханәсендә “Яшьлек үзен эзли” темасына проблемалы әңгәмә сәгате үтте. Чара барышында кешенең яшьлек чорында шәхес формалашу үзенчәлекләре, яшьүсмерләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр хакында сүз барды. Үсмерләр алдында авыл биләмәсе хакимиятенең яшьләр эшләре буенча белгече А.Галина тормышта үз урыныңны табу, авыр тормыш хәлендә калганда кыенлыктан чыгу өчен юллар эзләү турында сөйләде, үсмерләрнең сорауларына җавап бирде, буклетлар таратты. Китапханәче Г.Галимова яшьләргә кызыклы һәм фәһемле булырлык, әңгәмә темасына кагылышлы сорауларга җавап табарлык эчтәлеккә ия булган китаплар белән таныштырды һәм аларны укырга тәкъдим итте.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: