» » “Умартачылык серләре” клубында

“Умартачылык серләре” клубында

16-08-2016, 10:25 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 418 | Комм.: 0
“Умартачылык серләре” клубында
Бал кортлары — табигать могҗизасы ул. Татлы да, шифалы да балы – алыштыргысыз нигъмәт, табыннарның яме, зур сые. Бал кортларын үрчетүчеләр татлы тәмгә генә тиенми, бәлки бал сатып тормыш- көнкүреш хәлен яхшырта.
Моннан тыш, умарта тотучылар авыл хуҗалыгына гаять дәрәҗәдә ярдәм итә. Шәхси хуҗалыкларда бал кортларын үрчетүчеләр сафы ишәя. Крәстиян-фермер хуҗалыклары арасында умартачылык белән шөгыльләнүчеләр бал продукциясен җитештерүдә тәҗрибә туплый. 1 гыйнварга фермерларда барлыгы 354 баш умарта исәпләнде. Иң күп умарта саны Иске Бәшир авыл Советы авыл биләмәсендә яшәүче Р. Зиннәтуллинда – 120 данә тәшкил итә. Т.Рәфыйков (Тайняш авыл Советыннан), “Мостафа” крәстиян-фер-мер хуҗалыгы, И.Латыйпов (Яңа Коты), Ф.Хәмәдиев, Х.Хөсәенов (Калмашбаш), Ф. Гарифуллин (Чакмагыш) бу өлкәдә уңышлы эшлиләр.
Әлбәттә, умарта тоту җиңел эш түгел, бал кортлары кебек тырышырга туры килә. Ә моның өчен тәҗрибә, белем һәм осталык кирәк. Осталык дәресләренә “Умартачылык серләре” клубында өйрәнеп була. Ул 1980нче елларда ук оешты һәм хәзер дә район үзәгендә китапханә бинасында уңышлы эшләп килә. Районның танылган умартачысы Җәүһәт ага Кинзин түгәрәк эшчәнлеген аеруча җанландырган иде. Сер түгел, умартачылык турында китаплар бик сирәк иде. Бал корты белән яшьтән шөгыльләнгән, клубның актив әгъзасы (үзе ул журналист, “Игенче” гәзите редакциясендә эшләп хаклы ялга чыкты) Әгъдәл ага Низаев зур эш башкарды. “Ел мизгелләрендә бал кортлары белән эшләү, “Бал кортлары – безнең дусларыбыз” һәм башка китапларын чыгарып, үзенең бай тәҗрибәсе белән уртаклашты. Белешмә-китап аеруча бу әһәмиятле эшчәнлекне башлап җибәрүчеләргә зур ярдәм, уңайлы кулланма һәм киңәшче булды. Районның күренекле умартачылары В. Мөкъсинов, А. Закиров һәм башкалар үзләренең киңәш-тәкъдимнәре белән умартычылар сафын үстерүгә лаеклы өлеш кертә .
Ә инде Ф. Әхмәдиевның рәис итеп сайлануы клуб эшчәнлеген тагын да киңәйтте. Хәзер инде өйрәнеп, киңәш-табыш итеп утырышу гына түгел, бәлки умартачылык өчен кирәклене табу-алмашу мөмкинлекләре дә туды.
Бүген “Умартачылык серләре” клүбы әгъзалары занятиеләр үткәрүнең тагын да камилләшкән юлларын эзли. Клубта үткән чараларны әйдәүче китапханәче Зөлфия Гайнетдинова алып бара һәм үзе үк сәркәтибе дә. Клубның һәр занятиесе җитди әзерлектә, тәҗрибәле умартачыларның актив катнашлыгында үтә. Анда үзеңне галимнәр җыелган җирдә кебек хис итәсең һәм аз гына вакыт эчендә күп нәрсә беләсең, фәһем аласың.
Соңгысы 4 мартта үтте. Умартачылыкта язгы эшләр, бал кортларын тышка чыгаруга әзерләү, чирләренә каршы көрәш һәм башка мөһим темалар турында җанлы, нәтиҗәле сөйләшү барды. Занятиене Альберт Закиров үткәрде, камиллеккә ирешү максатында үзе эшләгән рамнарны алып килеп күрсәтте, Вазих Мөкъсиновның чыгышы да файдалы киңәш-тәкъдимнәргә бай булды, Тимерҗан Ялаев өстәмәләрен кертте. Бу көнне “Россельхозбанк” хезмәткәрләре дә килде, умартачыларга бирелә торган кредитлар турында аңлатып чыгыш ясады. Гомумән, чара башлап җибәрүче яшьләргә генә түгел, бәлки гомерләре буена шөгыльләнгән умартачылар өчен дә кызыклы һәм файдалы булды.

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: