» » Республика җитәкчесе – Чакмагышта

Республика җитәкчесе – Чакмагышта

23-08-2016, 09:58 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 369 | Комм.: 0
Республика  җитәкчесе – Чакмагышта
20 августта Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов эш сәфәре белән Кушнаренко һәм Чакмагыш районнарында булды. Республика җитәкчесе урып-җыю барышы, агросәнәгать комплексы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты, җитештерү, социаль инфраструктура объектларында булды.
Безнең районда Рөстәм Зәки улы иң тәүдә “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының Үрнәк авылы янындагы басуында уңыш җыю барышын карады.
Хуҗалык рәисе, Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов кыскача финанс-икътисадый күрсәткечләр белән таныштырды. Быел биредә чәчүлек мәйданнары 24850 гектарны били, шуларның 16175 гектарында бөртекле-кузаклы культуралар урнаштырылган, 900 гектарга шикәр чөгендере, 5954 гектарга мал азыгы культуралары чәчелгән. Әлеге мәлдә урып-җыю эшләре тәмамланып килә, соңгы гектарларда эш кайный. Корылык аркасында быел уңыш башка еллардагыдан түбәнрәк – гектарыннан уртача 35әр центнер тәшкил итә, бөртекләрнең дымлылыгы 10-11 проценттан артмый.
Республика башлыгы комбайнчылар белән аралашты. Биредә һәр мең центнер иген суктыргач, комбайн бункерына йолдызчык рәсеме төшерү гадәткә кергән. Әйтик, Рәүф Гомәров быел 20 мең центнер ашлык суктырып алырга йөкләмә алган булган, нәкъ 20 августта аның бункерын егерменче йолдызчык бизәде. Рөстәм Зәки улы хезмәт алдынгысы белән аның комбайны кабинасында аралашты, эш шартларын бәһалады һәм аңа комбайнчыларның республика конкурсында да уңышлар теләде.
Район үзәгендә республика Башлыгы 2013 елда төзелә башлаган өсте ябулы боз шугалагындагы төзелеш эшләре барышы белән танышты. Гомум мәйданы 3 мең квадрат метр тәшкил иткән комплекс үз эченә Русиянең Хоккей федерациясе таләпләренә тулысынча җавап биргән 56х26 метр күләмле хоккей тартмасын, кием алмаштыру һәм башка мөһим бүлмәләрне берләштерәчәк. Уку-күнекмәләр үтү мәлләрендә боз аренасында бер сменада 20шәр кеше рәхәтләнеп шөгыльләнә алачак.
Төзелеш Социаль максатлы программалар фонды акчасы исәбенә финансланыла. Русия төбәкләрендә шундый комплекслар төзү тәҗрибәсенә таянып, төзүчеләр әлеге объектның хакын минималь күләмдә калдыруны – 150 миллион сумнан арттырмаячакларын вәгъдә итәләр. “Ясалма боз өслекле шугалаклар өчен бу – нормаль хак”, – дип билгеләде Рөстәм Хәмитов. Дүртөйле шәһәреннән генераль директоры Рөстәм Альберт улы Вәлиев җитәкләгән җаваплылыгы чикләнгән “Стройгаз” җәмгыяте объектны билгеләнгән вакытта – 2016 елның көзендә файдалануга тапшырырга вәгъдә итә.
Республика Башлыгының эш сәфәре “Курай төбәге” бренды астында продукция җитештерүче җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш сөт заводы” җәмгыятендә дәвам итте.
2011 елдан алып биредә җитештерү эшчәнлеген модернизацияләүгә бәйле киң масштаблы инвестицион проект тормышка ашырыла. Әлеге чордан башлап юнәлтелгән инвестицияләрнең гомум күләме 620 миллион сумга җиткән. Пастеризацияләп сөт тутыру һәм катык-сөт продукциясе җитештерү буенча беренче линияләр 2012 елда сафка кертелгән иде. 2013-2014 ел-ларда гомум мәйданы 1690 квадрат метр тәшкил иткән яңа җитештерү һәм склад биналары төзелеп тапшырылды. Былтыр стерильләп сөт тутыру буенча өстәмә ике линия куелып, эшләтелә башлады.
Рөстәм Хәмитов биредә чимал кабул итү лабораториясен, парлап эшкәртү, пастеризацияләү, стерильләү, савытларга тутыру линияләрен карады. Быел заводта Tetra Pak серияле төрү линиясе һәм минутына 7200 һәм 10000 литр җитештерү куәтенә ия ике стерилизатор агрегатлары сафка кертелгән. Баш-кортстан Республикасы Башлыгы биредә җитештерелүче продукция ассортименты һәм аның кайларга таратылуы белән дә кызыксынды. Завод вәкилләре белдерүенчә, әлеге вакытта “Курай төбәге” маркасы белән биредә җитештерелүче сөт һәм сөт продуктлары республикабыз, шулай ук Русиянең күп төбәкләрендә һәм эре шәһәрләрендә, шул исәптән Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта да зур сорау белән файдаланылуын горурланып белдерделәр. Республика җитәкчесе чимал базасын киңәйтү һәм җитештерүне проект куәтенәчә – тәүлегенә 500 тоннага кадәр сөт эшкәртүгә җиткерү мөһимлеге билгеләп үтте.
Республика Башлыгын эш сәфәрендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов һәм башка рәсми кешеләр озатып йөрде.

Әзерләде: Фәнис Әмирханов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: