» » Уңай бәһа бирелде

Уңай бәһа бирелде

28-01-2016, 11:05 | Төрлесеннән | Просмотров: 351 | Комм.: 0
Уңай бәһа бирелде
Билгеле булуынча, үткән атнада Мәскәү Кремлендә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов һәм Русия Президенты Владимир Путинның эшлекле очрашуы үтте. Анда сүз республикадагы социаль-икътисади хәл турында барды.
“Социаль-икътисади хәлебез начар түгел, – диде төбәк башлыгы әңгәмә барышында. – Төп күрсәткечләр буенча бездә барысы да: җитештерү сәнәгате дә, тулай төбәк продукты, авыл хуҗалыгы продукциясенең үсеш темпы да – “плюс”та.” Шулай ук Рөстәм Хәмитов төп капиталга инвестицияләр өлешен дә лаеклы дип бәһалады. Быел ул 22,5 процент тәшкил итте. “Салым керемнәре дә 10 процентка артты. Шунысын да билгеләп үтү кирәк: республиканың дәүләт бурычы күләме зур түгел, ул бюджетның якынча 22 проценты чамасы гына”.
Төбәк башлыгы республикада күп күрсәткечләр буенча үсеш ике, хәтта өчәр тапкырга артуын ассызыклады. Бу тулай төбәк продукты, җитештерү индексы, инвестицияләр, авыл хуҗалыгы, төзелеш эшләре күләменә кагыла торган саннар. Соңгысы буенча рекордлы күрсәткечләргә ирештек – былтыр Башкортстанда 2 миллион 650 мең квадрат метр торак мәйданы файдалануга тапшырылды.
Ил президенты бу уңайдан: “Тулай төбәк продуктының ике тапкырдан да күбрәккә артуы – эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген ачык күрсәтүче төп күр-сәткеч”, – дип билгеләде.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: