» » Тотрыклылык хакына берләшелде

Тотрыклылык хакына берләшелде

11-07-2015, 10:12 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 454 | Комм.: 0
Тотрыклылык хакына берләшелде
[center]9 июльдә Уфадагы саммит эшендә БРИКС әгъзалары булган дәүләт башлыклары – Русия Президенты Владимир Путин, Бразилия Президенты Дилма Руссефф, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, Көньяк Африка Республикасы Президенты Джейкоб Зума катнашты. Форум барышында шулай ук БРИКС дәүләтләренең профсоюз оешмалары вәкилләре очрашты, Эшлекле совет утырышы үтте.[/center]
[right][/right]
БРИКС лидерлары бәләкәй һәм киңәйтелгән даирәләрдә аралашты. Беренчесендә дәүләт башлыклары мөһим дөньяви мәсьәләләр, шул исәптән Украинадагы, Грециядәге хәлләр, “Ислам дәүләте” террор төркеменә каршы көрәш буенча фикер алышты, сәнәгать, технология һәм финанс корпорацияләрен киңәйтү мөмкинлекләрен барлады, Яңа үсеш банкы, БРИКСның Валюталар резервы берләшмәсе буенча да фикер алышты. Киңәйтелгән утырыш исә берлектәге документларга, шул исәптән Уфа декларациясенә һәм Эшчәнлек планына кул кую тантанасы белән тәмамланды.
Белгечләр Уфа декларациясен БРИКС саммитының төп документы дип бәһалый. Ул хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча анык позицияләрдән тора. БРИКСның 2016 елга һәм озак вакытка эш планы исә Эшчәнлек планында чагылыш тапты. Бу көнне БРИКСның Икътисади партнерлык стратегиясе дә расланды.
Төп документлардан тыш, Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай, Көнья Африка Республикасы лидерлары алдында мәдәни бәйләнешләр турындагы хөкүмәтара килешүгә, Яңа үсеш банкы белән хезмәттәшлек, биш дәүләтнең чит ил эшләре министрлыклары арасында үзара эш итү, БРИКСның берлектәге сайтын төзү турындагы меморандумнарга кул куелды.
Русия Президенты Владимир Путин саммитның эшлекле шартларда үтүен билгеләде.
–Программаның бай эчтәлекле булуы – үзара бәйләнешләрнең күпьяклы һәм тирән икәнлегенә ачык дәлил. Очрашу дусларча һәм конструктив шартларда үтте, – диде ил җитәкчесе.
Русия башлыгы Уфа саммитының Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануның һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы төзелүнең 70 еллыгын билгеләгән чорга туры килүен ассызыклады.
–Юбилей даталары халыкара берләшмәләргә тынычлык, тотрыклылык хакына берләшү кирәклеген искәртә, – дип белдерде ул. Кич БРИКС лидерлары саммитка чакырылган дәүләт башлыклары – Әрмәнстан, Әфганстан, Белоруссия, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Пакистан, Таҗикстан, Үзбәкстан Республикалары җитәкчеләре белән аралашты.
10 июльдә Шанхай хезмәттәшлек оешмасына (ШОС) караган Русия, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан җитәкчеләренең берлектәге Советы утырышы үтте. Аның киңәйтелгән утырышында шулай ук күзәтчеләр буларак Монголия, Һиндстан, Иран, Пакистан һәм Әфганстан, Русия Президентының кунагы буларак – Төркмәнстан башлыклары катнашты. Һиндстан һәм Пакистанны ШОС берләшмәсенә кабул итү процедурасын килешү нәтиҗәсендә ул “Зур сигезлек” дигән рәсми булмаган статус алу хокукына да ия. Иран да анда кушылырга теләк белдереп рәсми гариза биргән. Әзербайҗан, Әрмәнстан, Бангладеш, Белоруссия, Шри-Ланка, Сирия, Украина, Мальдив Республикасы, Камбоджа, Мисыр аларны күзәт-челәр яки ШОС партнерлары сыйфатында кабул итүне үтенә.
Саммит 2025 елга кадәр ШОСның Үсеш стратегиясен раслады. Әлеге документ төбәктә хәвефсезлек, килеп туган янауларга тиз арада киртә кую, ә икътисади планда – транспорт һәм инфраструктураны, энергетика, авыл хуҗалыгы, финансларны, мәгарифне, мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне, инновацияләр һәм экологияне үстерү мәсьәләләрен үз эченә ала. Президентлар шулай ук ШОС дәүләтләренең артабангы үсешен көйләүче Уфа декларациясенә дә кул куйды, чик буе мәсьәләләрен берлектә хәл итү, экстремизм һәм терроризмга каршы көрәштәге хезмәттәшлек (2016-2018 елларга) турында килеште.
Гомумән алганда, Уфадагы саммитларның дөньякүләм әһәмияте бәһалап бетергесез – моны безнең партнерларыбыз гына түгел, хәтта көндәшләребез дә яхшы аңлый. Русия Президенты Владимир Путин Уфада өч көн дәвамында дистәдән артык дәүләт башлыклары белән эшлекле очрашулар үткәрде һәм алар барышында кул куелган килешүләрнең илебез генә түгел, дөньякүләм әһәмиятлелегенә шик юк.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: