» » Вакытында туплап өлгерергә кирәк

Вакытында туплап өлгерергә кирәк

2-06-2016, 10:22 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 333 | Комм.: 0
Мал азыгы хәзерләү буенча семинар-киңәшмәдән
Вакытында туплап  өлгерергә кирәк
“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозының Тозлыкуш бригадасы басуында мал азыгы хәзерләү буенча район семинар-киңәшмәсенең чираттагысы 31 майда узды.
Иске Калмаш авылы белән чиктәш Бакай урманы буендагы яланда “яшел урак”та катнашучы техника төрләре тезеп куелган, бирегә районыбызның авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр һәм башка хуҗалыклар җитәкчеләре, баш инженерлары, баш агрономнары, баш зоотехниклары, баш ветеринар табиблары, хезмәтне саклау һәм хәвефсезлек техникасын тәэмин итү инженерлары, профсоюз комитетлары рәисләре җыелды. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Азат Салават улы Җиһаншин, мал азыгы хәзерләү һәм мелиорация бүлегенең баш агрономы Рәшит Рәис улы Әхмәтшин, җаваплылыгы чикләнгән “Велес” һәм “Камп” җәмгыятьләре вәкилләре дә катнашты.
Басудагы техника төрләре белән танышып, мал азыгы хәзерләү технологияләре турында министр урынбасары Азат Җиһаншин, авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләренең аңлатмаларын тыңлап, семинарда катнашучылар Тозлыкуш авылы мәдәният йортына юнәлделәр.
Биредә пленар утырышны ачып җибәреп, муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев тәүге сүзне хакимият башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповка бирде. Язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануы, хәзер инде тагы да мөһимрәк кампания – мал азыгы әзерләү чоры башлану, районыбызның социаль-икътисадый хәле, ирешкән уңышларыбыз турында сөйләп үтеп, Риф Сәгъдәтулла улы әлеге чарада катнашучыларга ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа хезмәт уңышлары, белемнәрен һәм тәҗрибәләрен тагын да арттыра төшүләрен теләде.

Әзерләде: Фәнис Әмирханов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: