Сабанда сынатмаслык булсын
12-04-2016, 10:25 | Район яңалыклары | Просмотров: 377 | Комм.: 0
Язгы кыр эшләренә әзерлек
Узган шимбәдә “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы базасында агымдагы елның язгы кыр эшләрен оештырып үткәрү мәсьәләләре буенча район агросәнәгать хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе үтте.
Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, баш агрономнары, баш инженерлары, хезмәтне саклау инженерлары, авыл хуҗалыгы бүлеге, машина-технология станциясе, крәстиян-фермер хуҗалыклары белгечләре һәм вәкилләре катнашты. Семинар-киңәшмәне муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев ачты һәм алып барды.
Семинарның практик өлеше “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының ындыр табагында чәчү материалын, орлык агулау һәм гербицидлар сиптерү агрегатларын, төягеч механизмнарны караудан башлады. Бирегә үк язгы кыр эшләрен оптималь вакыт эчендә барлык агротехник чараларны төгәл башкарып үткәрергә ярдәм итәрдәй заманча техника өлгеләре дә куелган иде. Авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Фидрат Шәгали улы Әхмәтов иң тәүдә туфрак эшкәртү техникасы белән таныштырды. “Заря” кооперативының буразна тигезләгеч һәм туфрак йомшарткыч “БДМ-7х3” агрегатлары, шулай үк чәчәр алдыннан туфрак эшкәртүдә файдаланылучы “БЗСС-1”; пружиналы “БП-15” (“Базы” кооперативыннан китерелгән), “КПС-4” культиваторы (“Алга” кооперативыныкы), “ЗККШ-6” кәтүкләү агрегатларын эшләтү тәртибе белән таныштырды. Ленин исемендәге кооперативның баш агрономы Рөстәм Әдис улы Сәлимов “СЗ-5,4” чәчкеченең, “Заря” кооперативының баш агрономы Азат Фидрат улы Гайсин “Иртыш-10”, “Джон-Дир 1910”, “КЗК-12,4 “Булава” чәчкеч комплексларының өстенлекләре турында бәян иттеләр. Аралыклы (пропашная) культуралар чәчүдә кулланыла торган “Мультикорн” һәм “УСМК-5,4” агрегатлары белән хезмәтне саклау буенча инженер Рәсим Рим улы Хаков, “Сегет-8” плантеры һәм “КРН-5,6” чәчкече белән дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе начальнигы Илнур Әнгам улы Хәкимов таныштырып, файдалану үзенчәлекләрен сөйләп үттеләр. Минераль ашламалар кертү һәм гербицидлар сиптерүдә үзйөрешле “Челленджер Спура 4660” сиптерткеч агрегатыннан файдалану тәртибен “Заря” хуҗалыгы баш агрономы Азат Гайсин аңлатты. Басу эшләрендә өзеклекләр булдырмауда күчмә техник хезмәтләндерү агрегатлары булу зарур. Бу турыда аңлатканда Фидрат Шәгали улы Әхмәтов “Заря” кооперативында кулайлаштырылган ягулык салу, эретеп ябыштыру, янгын сүндерү машиналарын күргәзмә әсбап буларак файдаланды һәм һәр хуҗалыкта шундый үк мөмкинлекләр булдырырга чакырды.
Семинарның пленар өлеше Балалар иҗат үзәгенең тамаша залында үтте. Җыелучыларны иң тәүдә “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов быелгы язгы чәчү кампаниясен үткәрү планнары белән таныштырды. Тиешле күләмдә техника әзерлек сызыгына куелып беткән, агрегатлар көйләнеп куелган, чәчү материалы, ашлама һәм гербицидлар, ягулык-майлау материаллары җитәрлек. Табигать шартлары комачаулык тудырмаса, читтән ярдәм җәлеп итмичә, оптималь вакыт эчендә чәчүне тиешенчә башкарып чыгарга әзерләр икән.
(Мәкаләнең дәвамын безнең гәзит битләрендә укый аласыз)

Әзерләде: Фәнис Әмирханов.
Похожие новости:
-
05.04.2016: Район яңалыклары
Районда ниләр бар?
-
17.03.2016: Район яңалыклары
Язгы көн ел туйдыра
-
06.06.2015: Район яңалыклары
Җитештерү күләме сыйфатка бәйле
-
25.04.2015: Район яңалыклары
Җиң сызганып эшләр чак
-
09.04.2015: Район яңалыклары
Күрелгәннәр сокландырды