Районда ниләр бар?
5-04-2016, 09:52 | Район яңалыклары | Просмотров: 281 | Комм.: 0
“Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Реаль эшләр” проекты кысаларында Иске Бәшир авылы мәдәният йортының тәрәзәләре пластик конструкцияләргә алмаштырылачак. Бу турында күптән түгел гражданнар җыелышында тәкъдим кертелгән иде һәм әлеге эшне аткару быелгы планга куелды. Әлеге мәлдә проект-смета эшләре башкарыла, артабан подрядчы оешмага конкурс игълан ителәчәк һәм иң оптималь вакытта азрак чыгымнар белән сыйфатлы эш тәкъдим итеп җиңеп чыккан оешма мәдәният йортында уңайлылык тудырырга алыначак.
***
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүген хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә әзерлек тулы сызыгында, диярлек. Техника һәм тагылма агрегатлар башлыча әзерләнеп бетте, әле кирәкле күләмдә ягулык-майлау материаллары, ашлама, гербицидлар, чәчү орлыгы тупланып бетеп килә. “Алга” кооператив-колхозында тәүгеләрдән булып орлык агулауга керештеләр. Гомумән алганда, көннәр утырып, туфрак өлгереп җитү белән басулар хезмәт гөрелтесенә күмеләчәк һәм, табигать шартлары комачаулык тудырмаса, язгы чәчү тиешле вакытында билгеләнгән күләмдә башкарылып чыгачак.

Похожие новости:
-
17.03.2016: Район яңалыклары
Язгы көн ел туйдыра
-
29.08.2015: ---
Тарихыбыз һәм киләчәгебезгә битараф булмаска
-
22.08.2015: Район яңалыклары
Балалар мәйданчыгы булдырылачак
-
21.05.2015: Район яңалыклары
Табигать көйсезлекләре киртә түгел
-
18.05.2015: Район яңалыклары
Көне ел туйдырган мәл