Безнең максат — иминлек саклау

128 (11210) | 10-11-2016, 10:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 293 | Комм.: 0
10 ноябрь — Русия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне
Безнең максат —  иминлек саклау
Һәр елның 10 ноябрендә полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Безнең район хокук һәм җәмәгать тәртибенең торышы буенча һәм криминаль яктан республикада иң тыныч төбәкләрнең берсе санала.Полиция подполковнигы Ренат Назыйф улы Әсләмов җитәкчелек иткән Русия эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш район бүлегендәге һәр подразделение, һәр полиция хезмәткәре үзләренең бурычларын намус белән үти. Бүген биредә эшләүче 66 хезмәткәр район халкының иминлеге сагында тора.



Район гәзите – тарихи елъязма да ул

126 (11208) | 3-11-2016, 10:28 | Район яңалыклары | Просмотров: 273 | Комм.: 0
Матбугат – 2017
СССР кулланучылар кооперациясе отличнигы, Башкортстанның атказанган сәүдә хезмәткәре, районыбызда бу тармакта җитәкче вазифаларда озак еллар фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәткән, аны республиканың иң алдынгы предприятиесе итүгә көчен, белемен, оештыручы сәләтен салган хезмәт ветераны Риндат Сабирҗан улы Бакировны белмәгән кешеләр сирәктер.



Тормыштан ямь, хезмәтеннән тәм табып яши

126 (11208) | 3-11-2016, 10:25 | Район яңалыклары | Просмотров: 371 | Комм.: 0
Тормыштан ямь, хезмәтеннән тәм табып яши
Рифат Дәүләтшин Яңа Балтач авылында колхозчы гаиләсендә үсә. Яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмаган Рифат бала чактан ук тимер-томыр арасында чуалырга ярата. Әтисе машина-трактор ремонтлаганда бик теләп булыша,әле тегесе,әле монысына ярдәм итәргә тырыша. Кыскасы,аңа кече яшьтән үк техника “җене кагыла”.



Алдынгы фермада

125 (11207) | 1-11-2016, 10:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 279 | Комм.: 0
Терлекчелек – мөһим тармак
Алдынгы фермада
“Базы” авыл хуҗалыгы кооперативының Калмашбаш товарлыклы-сөтчелек фермасы элек-электән уңган терлекчеләре белән данлы булды. Һәм, әлбәттә, эшчәнлекне булдыклы җитәкчеләр оештырды.



«Шәһәрне макта, авылда тор», — диләр Яңа Балтач авылында яшәүче Мөхәммәтгәрәевлар

123 (111205) | 27-10-2016, 09:55 | Район яңалыклары | Просмотров: 325 | Комм.: 0
Безнең яшьләр
«Шәһәрне макта, авылда тор», — диләр Яңа Балтач авылында яшәүче Мөхәммәтгәрәевлар
Гөлназ Башкортстан педагогия институтында укып дипломга ия булганнан соң логопед белгечлеге буенча,Рәсим — эретеп ябыштыручы булып эшлиләр, Уфада бер ел яшиләр. Һәр икесен эшләгән коллективларында да чит итмиләр, яшәгән фатирлары да менә дигән була.



Мәктәп музее– үзе бер тарих

123 (11205) | 27-10-2016, 09:52 | Район яңалыклары | Просмотров: 352 | Комм.: 0
Мәктәп музее– үзе бер тарих
Кешелек өчен хас булган намуслылык, гаделлек, шәфкатьлелек, олыларны хөрмәт итү кебек асыл сыйфатлар онытыла барып, матди байлыкка күбрәк омтылу көчәйгән заманда яшибез. Шуңа бүгенге көн бурычларның берсе – яшь буында милли аң үстерү, ягъни үз халкының тарихын белүче һәм аны хөрмәт итүче шәхес тәрбияләү. Бу юнәлештә эш алып бару һәм бурычларны хәл итүдә мәктәп музейлары зур әһәмияткә ия.



Армиягә китә егетләр

122 (11204) | 25-10-2016, 17:41 | Район яңалыклары | Просмотров: 283 | Комм.: 0
Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш дәвам итә. Быел безнең районнан армия сафларына 49 егет алыначак. Шимбә көнне Уфадагы озату пунктына беренчеләрдән булып Чакмагыш авылы егетләре Айнур Гайсин, Радим Гыйлемханов, Азат Гуссамов, Радим ,Әгъзамов, Имәнлекул авылыннан Илмир Бәхтигәрәев, Рапаттан Денис Гобәйдуллин киттеләр.