» » Алдынгы фермада

Алдынгы фермада

1-11-2016, 10:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 279 | Комм.: 0
Терлекчелек – мөһим тармак
Алдынгы фермада
“Базы” авыл хуҗалыгы кооперативының Калмашбаш товарлыклы-сөтчелек фермасы элек-электән уңган терлекчеләре белән данлы булды. Һәм, әлбәттә, эшчәнлекне булдыклы җитәкчеләр оештырды.
1996 елдан башлап биредә Мәлих Латыйпов мөдир булып эшли. Районның иң тәҗрибәле ферма мөдирләренең берсе булган Әхмәтхан Кәримовтан кабул итеп алды ул эстафетаны. Аңа кадәр дә коллектив белән идарә итү тәҗрибәсенә ия иде инде Мәлих Миңнегаян улы. Ә фермалардагы эшләр кечкенәдән таныш аңа. Әткәсе — терлекче, әнкәсе Мәүлидә савучы булып гомер буе эшләде. Эшсөяр гаиләдә 8 бала тәрбияләнеп үстеләр. Бүгенге көндә дүртесе районда хезмәт сала. Төпчек энесе Урал күршедә генә яши, алыштыргысыз механизатор, кукукуз чәчү-үстерү остасы, төрле йөкләр дә ташый. Узган ел салам эскертләүдә бик тырышып эшләгән иде. Гаиләле. Тормыш иптәше Гүзәлия— авылның оста тегүчесе.
Мәлих Миңнегаян улының күңеленә терлекчелек тармагында эшләү хуш килде. Шуңа да мәктәпне тәмамлау белән кайда барырга дип аптырап калмады: әллә ни ерак китмичә, һөнәр алырга ниятләп, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумының зоотехниклар әзерләү факультетына укырга керде. Германиядә ике ел солдат бурычын үтәп, көч утыртып кайтты. Шуннан башлап бар гомерен колхозда эшләүгә багышлады. 1988 елда Кырла фермасына мөдир итеп тәгаенләнде. Авылда мал симертү комплексы төзелгәч, начальнигы булып ун ел хезмәт салды. Кырыклап кешене берләштергән коллективы белән ит җитештерделәр.
Ферма мөдиренең эше тынгысыз, аз гына ялга кайтканда да күңеле тизрәк фермада: ишле мал арасында ул-бу булмасын, һәр участокта терлекчеләр исән-имин эшләсен, үз төркемендәге терлекләрне әйбәт итеп тәрбияләп, карасын дип хәстәрлек күрә. Чөнки сыерларны үзвакытында ашатмасаң-эчермәсәң, бер генә тапкыр саумый калдырсаң да атналар дәвамында планлыштырылган продукцияне алалмыйсың. Ә бу исә гомум планнар үтәлешенә тискәре йогынты ясый, ә инде мондый хәлләр ешрак кабатланса — сыерларның продукт бирүчәнлеге кискен кими. Калмашбаш фермасында моңа юл куелмый. Бу — беренче чиратта Мәлих Миңнегаян улының оештыру осталыгы, абруе, коллективы белән бердәм эшли белүенең уңай нәтиҗәсе.
Әмма үзе ул уңышлар ферма эшчәннәре тырышлыгы белән яулана, дип исәпли. «Үтә дә тынгысыз, һәр мәсьәләне аның белән хәл итәбез», – дип бригадир Әнис Фәхретдиновны хөрмәтләп телгә алды. Лаборант Зилә Ямалетдинова, ветфельдшер Фидус Садыйков, ясалма орлыкландыру операторы Таһир Кәлимуллин белән аңлашып-килешеп эшләүләрен белдерде. “Элек акчасыз да көне-төне эшләдек, хезмәт шартлары нинди иде, төрлесен күрдек. Хәзергене элеккеләр белән чагыштырсаң — искитәрлек, күңел үсеп эшләрлек. Хезмәт хакын вакытында алабыз”, – дип күтәренке рухта тәмамлады ул сүзен.
Хезмәт авырлыгыннан зарлану түгел, бәлки канәгатьлек кичерүе, яратып, күңел биреп эшләве сокландырды, уңышлары да шуннан киләдер. Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге һәм агросәнәгать профсоюзларының район оешмасы хуҗалыкларда терлекчелек тармагы буенча ярыш йомгакларын караганнан соң алдынгыларны билгеләде, бүләкләнүче ферма мөдирләре арасында Мәлих Миңнегаян улы Латыйпов та бар. Ул ярышта өченче урынга ия булды. Коллективында ике дистәгә якын эшче исәпләнә. Һәркайсы турында да уңай фикердә ул. Савучылар ярышын Гөлзәминә Ганиева әйдәп бара. Савым сыерларын тормыш иптәше Фидус тәрбияли. Рәфидә һәм Рөстәм Зәйнетдиновлар да берсе савучы, икенчесе терлекче булып эшли. Флүзә Әхмәдуллинаның хезмәт тәҗрибәсе бай, ул комплекста да әйбәт эшчеләрнең берсе булды.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: