» » Фермаларда – көзге мәшәкатьләр

Фермаларда – көзге мәшәкатьләр

24-09-2016, 08:59 | Район яңалыклары | Просмотров: 325 | Комм.: 0
Фермаларда – көзге мәшәкатьләр
Елны уңышлы тәмамлаячакбыз,
диләр “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативының Үзмәш сөтчелек фермасы терлекчеләре
Ферма заманча корылмалар белән җиһазландырылган. Биредәге биналар, азыксаклагычлар кооперативта тармак эшчәнлегенең югары дәрәҗәгә куелуын дәлилли. Республика буенча үткәрелгән семинар-киңәшмәгә килүчеләр сокланып китте, арада хәтта: “Без мондыйны төшләребездә дә күрмәбез инде”, – дип уфтанучылар да булды.
Әйе, моннан дистәләрчә еллар элек булган фермалар белән чагыштырсаң, уңай үзгәрешләр искитәрлек. Шартлары тудырылган, балкып торган фермаларда эшләве дә күңелле. Әмма хәстәрлеккә фидакарь хезмәт белән җавап бирергә кирәк. Үзмәшлеләр шулай эшлиләр дә. Нәтиҗәле хезмәт нигезе, әлбәттә, тәртиптән, хезмәтне оештырудан башлана. Үзенә йөкләтелгәнне җаваплылык тойгысы белән башкарсын өчен фермаларга максатчан, коллективны бербөтен итеп туплый белгән мөдир кирәк.
Илһам Гәрәев нәкъ менә шундыйлардан. Әллә ни зур булмаган коллективы белән олы эшләр аткара алар. Фермада көн үтсенгә йөрүчеләр юк, эш барсын өчен тырышканнар гына хезмәт сала.Ферма мөдире үзе берничә төр эшчәнлекне алып бара: сыйфат өчен көрәшүче лоборант та ул. Кооперативның бухгалтерия хезмәткәрләре аның хисап эшчәнлеген алып баргандагы төгәллегеннән, отчетларны үзвакытында бирә баруыннан канәгать. Биредә аның тормыш иптәше Гүзәл Гәрәева да эшли. Илфира Раяпова белән алар ферманың төп савучылары булып исәпләнәләр. Ел башыннан август аена кадәр алар һәр сыердан 2911 әр килограмм сөт савып алуга ирештеләр. Әлбәттә, савучының хезмәт күрсәткечләре терлекчеләрнең ничек эшләвенә бәйле. Бу җәһәттән Раил Вәлиуллин, Олег Гайнуллин, Айрат Хәмәтдинов, Майлыбай Миңнегалинны фәкать мактап кына телгә алырлык. Алар мул сөт савып алуны тәэмин итү өчен вакыт белән исәпләшми эшли.
Күп сөт савып алыйм дисән, төп көтүләрне сәламәт яшь маллар белән тулыландыру мөһим . Биредә таналар үстерүгә игътибар зур . Гомумән, үрчем алу, үстерү фәнни нигезгә корылган. Тудыру бүлегендә Миләүшә Шәйхетдинова әйбәт эшли. Дүрт айга кадәрге бозауларны күпчелек вакытта Ирина Хаҗиәхмәтова тәрбияли, артым алу күрсәткечләрен арттыра баруга ирешә. Узган айда, мәсәлән, планлаштырылган 700 грамм урынына һәр терлекнең тәүлегенә уртача 820 грамм үсешенә иреште. Кышкы айларда тормыш юлдашы Азат Хаҗиәхмәтов белән бергәләп эшләгән. Җәйге чорда Азат техникага идарә итүгә күчкән, иген урагында катнашкан, “Нива-Эффект” комбайнында барлыгы 8922 центнер ашлык суктырып алган.
Бер яшьтән югары төркемендәге таналарны Олег Герасимов әзерли. Бүгенге чорда аның теркемендә 92 баш яшь мал исәпләнә. Хезмәт килешүе буенча ул аларның һәркайсыннан тәүлегенә 750 грамм артым алырга бурычлы. Август аенда ул планны 130 процентка җиткереп үтәгән— һәр терлектән тәүлегенә 820 грамм артым алуга ирешкән.
Бүген уңганнар коллективы көзге чорда сөт җитештерүне киметмәү өчен дустанә, тигез ритм белән эшләвен дәвам итә, елны зур уңышлар белән тәмамларга омтыла.

Әзерләде: Зифа Галиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: