» » Яхшылар үрнәге маяк булсын!

Яхшылар үрнәге маяк булсын!

29-12-2015, 12:15 | Район яңалыклары | Просмотров: 410 | Комм.: 0
Яхшылар үрнәге маяк булсын!
Район хезмәтчәннәре 2016 елны күтәренке кәеф белән каршылый. Һәр тармакта да республика күгендә маяк булып балкырлык күркәм эшләр бар. Иген культуралары уңышы белән сөендерде.
Әле җир йокыда, әмма игенчеләр күңелендә яз – алдагы уңыш өчен хәстәрлек күрә ул. Бүген төп хезмәт фронты терлекчелек фермаларында. Кышлату сезоны ничек бара? Тармак эшчәннәре елны нинди уңышлар белән каршылый? Кайда, нинди яңалыклар булган һәм, әлбәттә, кайсы хуҗалыкларда сүлпәнрәк эшләүгә юл куелган, мөмкинлекләр кулдан ычкындырылган, алга китү юллары бар – барчасын барлау, уртага салып сөйләшү, алдагы елга план-максатлар билгеләү өчен 26 декабрьдә семинар-киңәшмәгә җыелдылар. Анда хуҗалыклар җитәкчеләре, баш зоотех-никлар, селекционерлар, ветеринария табиблары, икътисадчылар, хезмәтне саклау һәм техника хәвефсезлеге инженерлары, аграр сектордагы профсоюз рәисләре, сөтчелек фермалары мөдирләре чакырылды.
Практик өлешендә терлекчелек эшчәнлегендә иң яхшыны күрсәтүне максат итеп куйды оештыручылар. “Акча булса – яшәп була, тик моның өчен тырышып эшләргә, ит һәм сөтне мулрак җитештерергә кирәк”, – диләр “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы эшчәннәре. Үзе җитәкчелек иткән хуҗалык белән аның рәисе, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Фәргать Фәрит улы Ваһапов таныштырды. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар тәүдә Владик Локманов җитәкчелек иткән Тайняш товарлыклы-сөтчелек фермасында булды, соклангыч эшләр күрде.
Биредә 31 кеше хезмәт сала, 1081 баш сыер малы исәпләнә, шуларның 422се — савым сыерлары. Алдынгыларның исемнәрен атап үтүен сорап, ферма мөдиренә мөрәҗәгать иттек. Ул: “Безнең коллективта һәркем үз иңенә йөкләтелгәнне җиренә җиткереп башкара. Күрсәткечләрнең югары булуы – әнә шул бердәм тырышлык нәтиҗәсе инде”, – дип җавап бирде, терлекчеләрнең исемнәрен зур хөрмәт белән телгә алды.
Хуҗалыкта үрчем алу һәм аны тәрбияләп үстерүгә игътибар зур. Бозаулаган һәр сыер савыла, махсус тикшерелә, сәламәт дип табылса гына сөтне бозавына эчерәләр. Яшь бозаулар тәрбияләү — үтә җаваплы эш, шуңа да кешеләр сайлап кына алына. Нәсимә Мөлекова, Лиана Рәхимова, Зөлфия Кадыйрова нәкъ менә шундыйлардан. Аларның һәркайсы 41әр яшь бозау карый, дөресрәге, яшь баланы баккан кебек тәрбияли. Тырышлыгы өчен әҗерен дә ала, әлбәттә. Төркемдәге һәр бозауны исән үстерә, килешүдә билгеләнгән көрлеккә (тәүлегенә уртача 800 грамм артым алса) җиткерүгә ирешсә, аңа премия итеп бер баш бозау бирелә, икенче төркемгә тапшырганда үзе иң зурысын сайлап ала. Терлекчеләр премияләр алып эшлиләр дә. Әлеге чорда, мәсәлән, Нәсимә 900әр грамм артым алуга ирешә, ярышны әйдәп бара.
Алар яшь бозауларны өч айга кадәр үстерәләр дә, Рәзиф Муллаяновның хәстәрлекле кулларына тапшыралар. Рәзифкә бу җаваплы эштә тормыш юлдашы Динара да булыша. Үрчемнең тәүлегенә уртача бер килограммга кадәр артуына ирешә алар. Бу теркемдә терлекләр алты айга кадәр асрала. Аннан инде аларны уңган ир-егетләр –Илдус Мөлеков белән Рузил Зиннәтуллин кабул итә, бер яшькә җиткәнче үстерә. Авырлыклары зуррак булган таналар аерып алына, аерым тәрбиягә куела. Ирле-хатынлы Фәйрүзә һәм Айдар Гыйматовлар көтүләрне тулыландыру максатыннан җыелган таналарны игътибар белән, күңел биреп тәрбияли. Җәен Сарайгыр авылы тирәсендәге иркен яланнарда көттеләр, кызу мәлләрдә уллары Айвар белән Фидан да алар янына эшкә килде. Гыйматовлар үстергән таналар башка бригадаларга да таратыла. Кыскасы, тоташ хуҗалыкның генетик фондын тәшкил итә. Таналарны саварга өйрәтүче савучының хезмәте дә әйбәт бәһалана. Чөнки бу җиңел эш түгел, сабырлык та, тырышлык та таләп ителә. Ферма киләчәге фәкать аның осталыгына, белеп эшләвенә бәйле. Бу җәһәттән Гөлназ Камалованы мактап телгә алмый мөмкин түгел. Ул быел 51 тана өйрәтте. Бозаулаган таналары өметле. Бүген ул һәркайсыннан 22шәр килограмм сөт сава.
Савучыларның да иң уңганнары җыелган бирегә. Гөлүсә Гыйльванова, Зилара Евдокимова озак еллар намуслы хезмәт үрнәкләре күрсәтә. Хаклы ялга киткән өлкәннәргә лаеклы алмаш килә. Гүзәлия Ирназарова, Гөлнур Әширкәева хәзер инде үзләре район маяклары. Майя Максимова, яңарак кына Гүзәлия Бакирова, Лариса Хөсәенова ярыйсы гына эшләп китте. Савучыларны ял иттерү җайга салынган. Фидәлия Аманиязова алыштыра аларны, сөт җитештерүне киметүгә юл куймаска омтыла. Ферманың районда йөзек кашы булуында савым сыерларын тәрбияләүче терлекчеләрнең өлеше гаять зур. Хәдис Сафуанов, Фидан Гаскәров, Фәнил Рәхимов, Илдус Таһиров — бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплаган, хөрмәтле кешеләр. Алар чиратлашып төнге каравылда терлекләр иминлеге сагында да торалар.
Ферма республика күләмендә алдынгы урынны тота. Бүгенге казанышларга коопе-ратив җитәкчелегенең хәстәрлеге, зиһен көче, тармак эшчәнлегенең барлык нечкәлекләрен белеп, терлекчеләрнең хәленә кереп, сорау-таләбен аңлап, яшәү-тормыш рәвешләрен тоемлап, мөмкин булган кадәр ярдәм оештырып эшләү нәтиҗәсендә ирешелде. Ә иң мөһиме – җитәкченең заман белән бергә атлавы, хәтта чит илләрнең алдынгы эш алымнарын, фән яңалыкларын өйрәнеп, үз җирлегендә куллануы, ә инде нәтиҗәләре күренгәннән соң, ягъни продукция җитештерү арткан, табышны күбрәк алган саен, аның шактый өлешен матди базаны ныгытуга бүлә белүе куелган максатларга илткәндер. Бүгенге җыенда катнашучылар шундый хәстәрлекнең, алдан күрүчәнлекнең шаһиты булды, яңа заманча типтагы, хезмәтне алып бару өчен барлык уңайлыклары булган мал торлакларын, техник корылышны күрде.
Кооператив игенчелек тармагы буенча да алдынгы. Куәтле техника күп булгач, булдыклы ир-егетләр басу эшләрен әллә ни авырлыкларсыз гына, үзвакытында аткарып куя. Мал азыгы хәзерләүчеләр планнарын күпкә арттырып үтәп, кышлату сезонын бер борчылусыз үткәрерлек сыйфатлы азык хәзерли. Әмма тупланган азыкны да терлекләргә әзерләп ашата белергә кирәк бит әле. Семинарда катнашучылар бу җәһәттән дә камиллек үрнәген күрде, азык цехындагы эшчәнлек белән танышты.
(Дәвамын безнең гәзит битләрендә укырсыз)

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: