Армиягә китә егетләр
25-10-2016, 17:41 | Район яңалыклары | Просмотров: 283 | Комм.: 0
Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш дәвам итә. Быел безнең районнан армия сафларына 49 егет алыначак. Шимбә көнне Уфадагы озату пунктына беренчеләрдән булып Чакмагыш авылы егетләре Айнур Гайсин, Радим Гыйлемханов, Азат Гуссамов, Радим ,Әгъзамов, Имәнлекул авылыннан Илмир Бәхтигәрәев, Рапаттан Денис Гобәйдуллин киттеләр. Душәмбе көнне исә тагы да 6 егетебез армия сафларына озатылды. Рәҗәптән Динар Богданов, Тозлыкуштан Илдар Фәизов, Яңа Балтач авылыннан Инзир Дәүләтшин, Марсель Әбдиев, Чакмагыштан Илшат Латыйпов һәм Илдар Казыйханов хәрби бурыч үтәргә юлландылар. Көзге чакырылыш дәвам итә. Егетләребезне озатып, без дә аларга имин хезмәт, илебезгә, дөньяга тынычлык телик. Бер ел әллә ни озын гомер түгел – 365 көн генә, сизелми дә үтеп китәр. Илебезне безнекеләр дә саклый бит, дип горурланырлык хезмәт итсеннәр Чакмагыш уллары.
Әзерләде: Гөлүсә Хуҗина
Похожие новости:
-
08.10.2016: Район яңалыклары
Көзге чакырылыш башланды
-
21.04.2016: Район яңалыклары
Хәрби бурычны үтәргә
-
07.04.2016: Район яңалыклары
Егетләр китә хезмәткә
-
27.10.2015: Район яңалыклары
Кыска хәбәрләр
-
27.12.2014: Район яңалыклары
Көзге чакыру тәмамланды