Кыска хәбәрләр
27-10-2015, 11:16 | Район яңалыклары | Просмотров: 386 | Комм.: 0
26 октябрь көнне янә сигез егетебез армия сафларына юл тотты. Бу көнне туганнары, якыннары Иске Калмаш авылыннан Илдус Ханнанов, Рапаттан Эмиль Гыйззәтуллин, Чакмагыштан Самат Галимов, Илнур Әминев, Роман Сабиров, Денис Хәсәнов, Илдар Гаетбаев, Илнур Шәриповны Ватан алдында хәрби хезмәт бурычын үтәргә озаттылар. Район хәрби комиссариаты начальнигы Альберт Хәбиров аларга изге теләкләрен җиткереп, хәерле юллар теләде, имам-мөхтәсиб Галим Шакиров егетләрнең әти-әниләре, туганнары янына исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп, дога кылды.
* * *
Шушы көннәрне гимназиядә 10 сыйныфлар өчен “Укылган китап битләреннән” дип аталган әдәби конкурс оештырылды. Аның максаты– матур әдәбиятка мәхәббәт уяту, дөрес һәм грамоталы итеп сөйләшү, сөйләм мәдәниятен үстерү. Беренче конкурс язучылар биографиясенә багышланды. Укучылар слайдлар буенча сорауларга җавап бирде. Икенче этапта әдәби терминнарны белү дәрәҗәсе тикшерелде. Шулай ук “Әдәбият калейдоскобы”, “Әдәби геройны таны” һәм башка мавыктыргыч уеннарда катнаштылар. Конкурста “Тургенев кызлары” командасы җиңү яулады.

Әзерләде: Лиана Ханмурзина.
Похожие новости:
-
24.10.2015: Район яңалыклары
Алар хәрби хезмәткә беренче булып китте
-
28.05.2015: Район яңалыклары
Хәрби хезмәткә киттеләр
-
30.04.2015: Район яңалыклары
“Библиотөн –2015” бездә ничек үтте?
-
28.02.2015: Район яңалыклары
Солдат хезмәтенә – ныклы әзерлек белән!
-
27.12.2014: Район яңалыклары
Көзге чакыру тәмамланды