Көзге чакырылыш башланды
8-10-2016, 09:29 | Район яңалыклары | Просмотров: 303 | Комм.: 0
Русия Федерациясе Президенты фәрманы, Оборона министрлыгы боерыгы нигезендә 1октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылу башланды. Районның хәрби чакырылыш комиссиясе үз эшенә кереште.
Районыбыздан 49 егет Вата-ныбызны сакларга юлланачак. “Бүгенге көндә егетләребез медик күзәтүләр үтеп, беренче озатуны көтәләр,”– дип хәбәр итте районның хәрби комиссары Альберт Хәбиров. Бу чакырылышта медицина ко-миссиясен 200дән артык ир-егет үтәргә тиеш. Дөрес, аларның барысы да армия сафларында хезмәт итәчәк дигән сүз түгел әле. Хәзер булачак солдатларны сайлап, иң беренче чиратта сәламәт, белемле, аңа хәзерлекле булганнарны алалар. Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары, чакыру комиссиясе җитәкчесе Геннадий Фотеевич Крюков рәислегендәге хәрби чакырылыш комиссиясенең чираттагы утырышында 45 егет “сынау” тотты. Аларның күпләре 18 яшьтән өстәгеләр. Әйтик, Чакмагыш авылы егете Наил Мусин Башкортстан дәүләт университетын тәмамлап, инде бераз эшләргә өлгергән. Хәрби хезмәткә әзер булуын әйтте. 19 яшьлек Чакмагыш егете Альберт Гарифуллин да шундый ук фикердә. Ул Дүртөйле шәһәрендә нефтьчеләр техникумында 3 курс-та укып йөри. Айгиз Каюмов Туй-
мазы шәһәрендә медицина колледжында белем ала. Ул һава-космик гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләк белдерде. Нариман авылы егете Алмаз Ходжаев һәм Уйбулат авылыннан Таһир Хәмидуллин — Чакмагыш һөнәрчелек лицеен тәмамлап, хезмәт юлын башлаган егетләр. Тормыш чыныгуы алырга алар да каршы түгел. Гомумән, хәрби хезмәткә әзер дип саналган егетләр үзләрен бик җитди, ир-кен, ышанучан тота. Комиссия уты-
рышында да, коридорда чират көт-кән егетләр белән сөйләшкәндә дә әнә шул сизелде. Егетләрнең кайда хезмәт итәчәкләре Русия күләмендә үткәрелүче бүленешкә бәйле, әмма су өсте һәм су асты флоты, һава-десант гаскәрләре читтә калмас, дип көтелә. Кайда гына хезмәт итсәләр дә, егетләребезгә саулык, сабырлык, исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.
Әзерләде: Гөлүсә Хуҗина
Похожие новости:
-
21.04.2016: Район яңалыклары
Хәрби бурычны үтәргә
-
07.04.2016: Район яңалыклары
Егетләр китә хезмәткә
-
24.10.2015: Район яңалыклары
Алар хәрби хезмәткә беренче булып китте
-
28.05.2015: Район яңалыклары
Хәрби хезмәткә киттеләр
-
27.12.2014: Район яңалыклары
Көзге чакыру тәмамланды