Район гәзите – тарихи елъязма да ул
3-11-2016, 10:28 | Район яңалыклары | Просмотров: 273 | Комм.: 0
Матбугат – 2017
СССР кулланучылар кооперациясе отличнигы, Башкортстанның атказанган сәүдә хезмәткәре, районыбызда бу тармакта җитәкче вазифаларда озак еллар фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәткән, аны республиканың иң алдынгы предприятиесе итүгә көчен, белемен, оештыручы сәләтен салган хезмәт ветераны Риндат Сабирҗан улы Бакировны белмәгән кешеләр сирәктер. Хаклы ялда да тик утырмый ул: бай тормыш тәҗрибәсен яшь коллегалары белән ихлас уртаклаша, ветераннар советында идарә әгъзасы буларак зур хезмәт салуы өстенә соңгы берничә елда үткән тарихыбыз, атаклы якташларыбыз белән ныклы кызыксына. Район гәзитен ярты гасырдан артык өзлексез алдыруы өстенә аның актив хәбәрчесе дә үзе: әледән-әле укымлы язмалары белән уртаклаша, үзнәшер ысулы белән хәтта китаплар да бастыра. “Район гәзите тормышыбызда нинди роль уйный?” – дигән соравыбызга ул һич икеләнми түбәндәгеләрне сөйләде:
– Тормыш юлымда алмаштыргысыз юлдаш дисәм, дөресрәк булыр. Безнең күптәнге гаилә дустыбыз инде ул, ә сыналган дуска беркайчан да хыянәт итмиләр. Кыйммәтләнә дигән сылтану белән гәзит алдырудан читләшүчеләрне өнәмим дә, аңларга да теләмим. Бу дөньяда акча белән бәһаланмый торган рухи кыйммәтләр бар, мин гәзитебезне шул кыйммәтләрнең асыллары исәбенә керер идем. Туган телебезнең бөтенлеген саклавы өстенә ул җитәкчеләр өчен эштә ярдәмлек. Укытучы-тәрбиячеләргә өстәмә әсбап, хезмәт кешеләренә үзләрен зур җиңүләргә рухландыручы да. Һәр яңа санын кулга алу белән йотлыгып хезмәт коллективлары тормышы, райондашларымның язмалары, төрле хәл-вакыйгалар, яңалыклар белән танышып чыгам һәм тормышыбызның бернәрсәгә карамыйча алга баруына куанам һәм горурланам. Тормышыбызны яраткан күпме язмалар дөнья күрә анда! Кыскасы, ата-бабаларыбызның рухи мирасын күз карасыдай саклыйк дисәк, бер сылтаусыз гәзитебезне алдырырга кирәк, дуслар!

Похожие новости:
-
29.08.2016: Төрлесеннән
Тырышып эшләдек тә, күңелле яшәдек тә
-
21.04.2016: Район яңалыклары
Районара гәзит чыга башлаячак
-
01.10.2015: Котлаулар
Тормыштан ямь-тәм табып яшәгез
-
04.07.2015: Җәмгыять тормышы
Матди байлыктан рухи байлык кыйммәтлерәк
-
23.04.2015: Район яңалыклары
Үзебезнең кызыбыз