» » Тырышып эшләдек тә, күңелле яшәдек тә

Тырышып эшләдек тә, күңелле яшәдек тә

29-08-2016, 10:03 | Төрлесеннән | Просмотров: 301 | Комм.: 0
Тырышып эшләдек тә, күңелле яшәдек тә
Ил Президенты һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы Указлары нигезендә 2016 ел – Кино елы дип игълан ителде.
Шуңа бәйледер, мөгаен, быел “Культура” каналыннан һәм башкалардан югары әхлак сыйфатларын тәрбияләүче совет чорында төшерелгән фильмнарны, артистларның тормышы һәм иҗатлары турында сөйләгән тапшыруларны күбрәк күрсәтә башладылар. Без, сугыш чоры балалары, шушы фильмнарны карап тәрбияләндек, дөреслек төшенчәсен алга алып, намус белән яшәргә, эшләргә омтылдык һәм шулай яшибез дә. Шуңа күрә безнең чор кешеләренә “Судьба”, “Вечный зов”, “Следствие ведут знатоки” кебек элеккеге кинофильмнар аеруча якын, аларны караган саен карыйсы килеп тора. Мин үзем яшьлек елларымда 16 ел кино челтәрендә хезмәт салдым. Тагын да эшләр идем дә, өйдә ике авыру инәй булгач, эшкә йөрергә якын булыр дип, май заводына эшкә күчтем, шуннан хаклы ялга чыктым. Моңа хәзер утыз еллап вакыт үтте инде.
Өч дистә ел вакыт үтеп китсә дә, мин кино челтәре системасында эшләгән хезмәттәшләремне сагынып искә алам. Күңелле итеп бергәләп демонстрацияләргә чыгу, шимбә өмәләре үткәрү, колхоз маллары өчен яфрак-катнашазык хәзерләргә бару, чөгендер басуларында эшләү, Яңа елда һәм башка бәйрәмнәрдә төрле чаралар, кичәләр үткәрү – бердәм коллективның ямьле тормышы чагылышы булды.
Чакмагыш районы киночелтәре республикада гел алдынгы булды (бездән кала дүртөйлеләр иде), җиткерелгән планнарны даими рәвештә арттырып үтәп, җиңүчеләргә тапшырыла торган вымпеллар, премияләр алып эшләдек. Сәламәтлек торышы буенча гариза язып, санаторий-шифаханәләргә, ял йортларына юлламалар бирелде. Хаклы ялга чыкканда хезмәт ветераны исеме белән китәләр иде.
Киномеханикларыбыз бик ипле, уңган кешеләр иде. Күбесе ике эш башкардылар: көндезге сәгатьләрдә урманчы, тегермәнче, газовик, умартачы, колхозда төрле эштә булсалар, кичләрен клубта киноаппарат артында эшләп, өйлә-ренә төнге сәгатьләрдә генә кайтып керәләр иде. Күбесенең тормыш иптәшләре ярты ставкага билет сатучы булып эшләде. Мал-туар, кош-корт асрап, балалар үстереп, укытып, мул тормышта яшәделәр. Аларның күпләре хәзер безнең арада юк инде. Ул елларда хезмәт салучы хезмәткәрләрнең эше турындагы мәгълүматлар район архивында саклана.
27 август Русия киносы көне буларак билгеләнә. Мин район киночелтәрендә бергә эшләгән хезмәттәшләремне, төрле елларда шушы тармакта хезмәт салып, райондашларга күңелле ял бүләк иткән барлык хезмәткәрләрне уртак бәйрәмебез белән котлыйм, гаилә иминлеге, уңышлар, хәерле картлык телим.
Римма Хәйбрахманова,
элеккеге бухгалтерыгыз,
хезмәт ветераны.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: