» » Сәламәт тормыш рәвеше – күркәм гомер нигезе

Сәламәт тормыш рәвеше – күркәм гомер нигезе

28-06-2016, 10:11 | Район яңалыклары | Просмотров: 295 | Комм.: 0
Сәламәт тормыш рәвеше – күркәм гомер нигезе
Районыбызда үткән яллар истәлекле вакыйгаларга, шатлыклы чараларга бай булды. Урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре, район үзәгендә Яшьләр көнен билгеләүгә бәйле күп санлы чаралар үтте.
Кичке сәгатьләргә билгеләнгән төп бәйрәм һәм аның кысаларында үткән Студентлар сабантуе көндезге сәгать дүрттә костюмлаштырылган велоузыш белән башланып китте. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны күзаллаган бу күңелле чара илдә һәм республикада үткәрелгән Кино елына багышланды. Анда катнашучыларның илебез киносту-дияләрендә төрле елларда төшерелгән кино һәм мультфильм геройлары костюмында килүе – чараның төп шарты итеп куелган иде. Быел икенче тапкыр үткәрелгән әлеге башлангычны байтак райондашларыбыз хуплап каршы алды – дүрт дистәдән артык кеше әлеге хәрәкәткә кушылып, район үзәге урамнарын ямьләп үтте. Велоузыш башланыр алдыннан муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, велоспорт буенча район командасы тренеры Ранис Нурхәниф улы Баянов, яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты җитәкчесе Руслан Фәдис улы Бикмөхәммәтов чыгыш ясап, сәламәт тормыш рәвеше алып баруны яшәү максаты итеп алган, төрле спорт чараларында активлык күрсәткән райондашларга уңышлар теләде һәм үзләре дә шушы велоузышта катнашып, бик күпләргә үрнәк булды.
Чарада төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре булган чакмагышлылар катнашты. Тоташ гаиләләр белән узышучылар булды. Күз явын алырлык күркәм костюмнарга киенгән иң кечке-нә спортчыларның өлкәннәр белән беррәттән шундый мактаулы эштә кат-нашуларыннан зур горурлык хисләре кичергән йөзләрендә шатлык балкуы өлкәннәргә дә бәйрәм хисе өстәгәндер, мөгаен. Чакмагыш урамнарыннан узганнан соң велосипедчылар сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаучы видеороликлар конкурсына җибәреләсе сюжетта катнашып, күрше Бакалы, Кушнаренко, Шаран районнары яшьләрен дә үз үрнәкләренә кушылырга чакырды.
Чараның иң өлкән катнашучысы Марат Хафизов, “Иң яхшы костюм” номинациясендә җиңгән Эльвира Бикмөхәммәтова һәм велоузышта катнашучы “Иң күп санлы гаилә” но-минацияләрендә җиңүгә ирешкән Әрдәшировлар гаиләсенә Яшьләр көненең кичке бәйрәмендә тантаналы шартларда бүләкләр тапшырылды.
Чагу төсләргә, матур костюмнарга бай булган һәм, иң мөһиме – сәламәт тормыш рәвешенең рухи тантанасы хакимлек иткән шушы велоузыш аның шаһиты булган бик күпләрнең күңелендә матур тәэсирләр калдыргандыр, мөгаен. Артабан үткәреләсе мондый күңелле чараларга тагын да күбрәк райондашларыбыз кушылыр әле, дигән теләктә калабыз.

Әзерләде: Рәзилә Арсланова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: