Яшьләр өчен сабантуй – эчкә шатлык сыймас туй
2-07-2015, 12:25 | Район яңалыклары | Просмотров: 533 | Комм.: 0
27 июнь көнне “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексы территориясе гөрләп торды. Бирегә күркәм бәйрәмгә районыбызның матур-гүзәл парлары, яшь гаиләләр, студентлар, шәһәр-районнардан кунаклар кайтты.
Быелгы яшьләр сабан туе программасы бик мавыктыргыч итеп төзелгән иде. Республикабызның төрле белем бирү учреждениеләрендә укып йөргән райондашларыбызның бәйрәмгә кайтуы очраклы түгел – яшьләр сабан туе быел студентлар көне белән берләштерелеп үткәрелде. Чараны алып баручылар Булат Йосыпов, Гөлназ Кинҗәкәева, Рөстәм Таҗетдинов шаян итеп төзелгән программа белән яшьләрне җанландырып җибәреп, күңел ачарга килүчеләрне сәхнә янына җәлеп итте.
Яшьләрне күркәм бәйрәм белән котларга муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла Йосыпов та килгән иде. Ул районыбыз яшьләрен бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрикләде, аларга иң изге теләкләрен җиткереп, барлык максат-хыялларының тормышка ашуын теләде. Хакимият башлыгы муниципаль район хакимияте тарафыннан бирелгән стипендиягә лаек булган уку алдынгыларын сәхнә түренә чакырды. Әлеге стипендия Башкорт дәүләт медицина университеты талибәсе Лилия Ринат кызы Нуретдиновага, Башкорт дәүләт аграр университеты талип-талибәләре Рифкать Рөстәм улы Яһудинга, Марат Дамир улы Байбиковка, Ильвира Вәсил кызы Рәфыйковага, Башкорт дәүләт университеты талибәсе Элина Әгъзәм кызы Гардеевага тапшырылды.
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Наил Җәүдәт улы Баһаветдинов исеменнән В.В.Соколовның ярдәмчесе Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина депу-татлар исеменнән яшьләргә ихлас тәбрикләү сүзләрен җит-керде һәм аларның стипендияләрен тапшырды. Вадим Васильевич Соколов стипендиясе Башкорт дәүләт медицина университеты талибәсе Юлия Флүр кызы Нуркаевага, Башкорт дәүләт аграр университеты талибв Илназ Фидрат улы Гыйльвановка, Башкорт дәүләт университетының Бөре шәһәрендәге филиалы талибәләре Эльмира Наил кызы Сөләймановага, Алина Рузил кызы Миндияровага, Башкорт дәүләт аграр университеты талибәсе Айгөл Әлфрид кызы Сәлимовага бирелде.
Депутат Наил Җәүдәт улы Бәһаветдиновның стипендия-ләре Башкорт дәүләт медицина университеты талибәсе Айгөл Радис кызы Әхмәтовага, Башкорт дәүләт аграр университеты талип-талибәләре Нияз Хәдис улы Гатаул-линга, Элина Олеговна Кәшфетдиновага, Башкорт дәүләт студентлары Илдар Илгизәр улы Фәезовка, Эльвера Наил кызы Сөләймановага тапшырылды.
Муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе Руслан Фәдис улы Бикмөхәммәтов яшьләрне бәйрәм белән котлап, “Буыннар йөрәгендә хәтер һәм горурлык” проектында актив катнашкан Ильяс Ирфат улы Гыймалетдиновка, Алсу Ирек кызы Әюповага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алу бәйрәмендә актив катнашып, район сулышы белән яшәгән “Безнең белән старт ал” автоклубы вәкилләре Ленар Марат улы Мөсәлләмовка, Фәнил Тамимдар улы Смаковка, Наил Илшат улы Әхмәдуллинга, Айнур Рәвис улы Хәертдиновка, Фидан Фиргать улы Даяновка, Вадим Фидай улы Иб-раһимовка, Раушан Зөлфәр улы Зиннәтуллинга, Илнур Илдус улы Якубовка, Азат Идгар улы Еникеевка, Эльвира Радис кызы Борһановага муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Яшьләргә тәбрикләү сүзләрен район хәрби комиссариаты начальнигы урынбасары Алик Сәгыйб улы Алиев та җиткерде. Ул аларга тормыш авырлыклары алдында югалып калмауларын, куйган максатларга ирешүләрен, яңадан-яңа үрләр яулауларын теләде.
Яшьләр сабан туенда бизәлгән коляскалар парадын үткәрү – инде берничә ел элек башланып, күркәм традициягә әверелде. Быел коляскалар бигрәк тә үзенчәлекле булды. Алар Бөек Җиңүнең 70 еллыгы тематикасына бәйле бизәлгән иде.
(Тулысынча гәзит битләрендә укый аласыз)
Әзерләде: Лиана Ханмурзина.
Похожие новости:
-
11.06.2015: Район яңалыклары
Сабан туе – хезмәт туе гөрләп торды көн буе
-
06.06.2015: Район яңалыклары
Җитештерү күләме сыйфатка бәйле
-
02.06.2015: Җәмгыять тормышы
Илебезнең лаеклы уллары һәм кызлары булыгыз
-
30.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Уку алдынгыларына — бүләкләр
-
18.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы