Районара гәзит чыга башлаячак
21-04-2016, 10:14 | Район яңалыклары | Просмотров: 483 | Комм.: 0
Матбугат – 2016
2002 елдан дөнья күрә башлап, күпләрегезнең яраткан басмасына әверелгән аена ике мәртәбә башкорт телендә дөнья күрүче “Сакмагош саткылары” гәзите быел июнь азагында чыгудан туктаячак. Аның урынын безнең мәгълүмат үзәге базасында басылып, Дүртөйле районы һәм шәһәре, Кушнаренко һәм Чакмагыш районнарында таратылачак районара “Сарманай” гәзите алачак.
Яңа басма аена бер мәртәбә 8 битле булып башкорт телендә басылачак һәм анда башлыча социаль-мәдәни өлкәдәге яңалыклар, вакыйгалар яктыртылачак. Әлбәттә, башка темалар да чагылыш тапмый калмас, дип ышандырабыз. “Сарманай” гәзите Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм киңкүләм коммуникацияләргә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Башкортстан Республикасындагы идарәлегендә теркәлү үтте, аның Уставы расланды, әлеге көндә логотибы (атамасы бизәлеше) һәм форматы (күләме) буенча соңгы раслау эшләре тәмамланып килә. 1 июльдән тәүге саны дөнья күрәчәк яңа басма белән хезмәттәшлек итәргә теләүче барлык партнерларыбыз “Игенче” редакциясе сайты яки телефоннары аша бәйләнешкә керә ала, редакциягә шәхсән мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин. Дүртөйле шәһәрендә һәм Кушнаренко районында махсус хәбәрчеләр постлары аша бәйләнеш урнаштырыла.
Хөрмәтле райондашлар! “Сарманай” гәзитенә агымдагы елның икенче яртысына язылу башланды да инде. Элемтә бүлекчәләре, почтамт, урындагы почтальоннар аша 6 айга язылу хакы 202 сум 44 тиен (Бөек Ватан сугышы ветераннары, I, II төркем инвалидларга – 192 сум). Редакциягә үзең килеп алу шарты белән язылу 150 сумга төшә һәм бу мөмкинлекне төрле оешма-учреждениеләр, хуҗалыклар, предприятиеләр дә кулдан ычкындырмас, дип өметләнәбез. Яңа басманың отышлы ягы бәхәссез, чөнки берьюлы өч районда һәм Дүртөйле шәһәрендә булган яңалыклар, төрле вакыйгалар белән танышып бару мөмкинлеге тудырыла. Бу исә бигрәк тә балалар һәм үсмерләрне, шулай ук өлкәннәрне дә битараф калдырмас, дип ышанабыз. Редакция папкасында бүгеннән үк шактый кызыклы язмалар туплана башлады да инде. Кыскасы, язылыгыз, алдырыгыз, укыгыз – үкенмәссез!
Хөрмәтле абунәчеләребез!

Фәнис Әмирханов,
“Игенче”, “Сакмагош саткылары”, “Сарманай” гәзитләренең баш мөхәррире,
Чакмагыш мәгълүмат үзәге директоры.

Похожие новости:
-
10.10.2015: Район яңалыклары
Мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк!
-
08.09.2015: Төрлесеннән
Өлкән абунәчеләребезне мәгълүматлы итик!
-
08.08.2015: Район яңалыклары
Иске хаклар белән дуслыкны озынайтык!
-
04.07.2015: Җәмгыять тормышы
Матди байлыктан рухи байлык кыйммәтлерәк
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Вакыт бетә, ашыгыгыз!