Иске хаклар белән дуслыкны озынайтык!
8-08-2015, 09:58 | Район яңалыклары | Просмотров: 495 | Комм.: 0
Матбугат – 2015
Хөрмәтле абунәче дусларыбыз!
Сезнең яратып алдырып укый торган, күпләрегезнең тугры дусты, сердәше һәм киңәшчесе дә булган “Игенче” һәм “Сакмагош саткылары” гәзитләренә киләсе елга да быел икенче яртыеллыкка язылу хаклары белән дуслыклы озынайту мөмкинлеге 31 августка кадәр генә дәвам итүен хәтерегезгә төшерәбез. 1 сентябрьдән яңа язылу кампаниясе, әлбәттә, хакларның сизелерлек үсә төшүе белән башланачак. Шуңа күрә дуслыгыбызны иске хакларда яңартуның гаилә бюджеты өчен никадәр файда китерәчәге турында дәлилләп торасы юктыр, дип уйлыбыз һәм туган җирен, ана телен ихлас яраткан, милләтенең якты киләчәге өчен битараф булмаган, район яңалыкларының иң дөресен кем әйтмешли, “кызу табадан төшкән мәлендә” артабан да укып барырга ниятләре булган тугры дусларыбызны кичекмәстән элемтә бүлекчәләренә, поч-тальоннарга яки почтамтка барырга һәм киләсе 2016 елның беренче яртысына да язылып куярга чакырабыз. Исегезгә төшерәбез, әлегә “Игенче” гә 6 айга язылу хакы 727 сум 92 тиен, “Сакмагош саткылары”на – 147 сум 66 тиен һәм бу хаклар 1 сентябрьдән үзгәрәчәк.
Район үзәгендә яшәүчеләргә һәм редакциягә килеп үзләре язылган авылларда яшәүче абонентларыбызга тоташ еллык язылу мөмкинлеге дә саклана. Болай иткәндә Чакмагыш авылы халкына редакция штампы һәм тәртип саны куелган тоташ бер елга язылуны раслаучы, өстәвенә абунәчеләр арасында отыш уеннарында билет ролен дә үти алучы мондый квитанцияләр һәркайсы 1200 сумга, авылларда яшәүчеләргә 1500 сумга басачак (почта чыгымнары өчен түләргә кирәк булу сәбәпле, артыграк килеп чыга). Әлбәттә, 1 сентябрьдән башлап әлеге хакларга да үзгәрешләр кертергә мәҗ-бүр булачакбыз – өстәлү ягына таба. Отышлар арасында, һәр елдагыча, тере бозаулар, әтәчләр, көнкүреш техникасы, шикәр комы, ак он, иген фуражы, яр-малар һәм башка вак-төякләр – юмарт иганәчеләребез бүләкләре булачагын вәгъдә итәбез.
Бер үк вакытта бу ел азагына кадәр дә язылу дәвам итә, 1 сентябрьдән яңасына артса да, быелгы елга хак-лар артырылмаячак. Янәшәгездәге өлкән яшьтәге абый-апаларга, шулай үк төрле сәбәпләр белән гәзит алдыра алмаган дусларыгыз, танышларыгыз,туганнарыгызга да аларны яздырып бүләк итә аласыз.
Безнең Чакмагыш халкы беркайчан да кризис-фәләннәргә бирешеп бармады, бүген дә, киләчәктә дә шундыйлар булып калыйк!

Мөхәрририят.
Похожие новости:
-
06.08.2015: Район яңалыклары
Табибка ничек язылырга?
-
04.07.2015: Җәмгыять тормышы
Матди байлыктан рухи байлык кыйммәтлерәк
-
08.02.2015: Җәмгыять тормышы
Бүләкләр сезне көтә, дуслар!
-
20.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Бәяләрне йөгәнләп булырмы?
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Вакыт бетә, ашыгыгыз!