Мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк!
10-10-2015, 10:27 | Район яңалыклары | Просмотров: 398 | Комм.: 0
Матбугат – 2016
“Русия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе агымдагы елның 15-25 октябрь көннәрендә махсус акция үткәрә, аның барышында предприятие каталогына кертелгән бик күп басмаларга киләсе 2016 елның беренче яртысына 5-10 процент ташламалы хаклар белән язылу мөмкинлеге бирелә.
Чакмагыш почтамтында да күп санлы абунәчеләребезгә үзебезнең хезмәтләребезне теләп тәкъдим итәбез. Әлеге акция гәзит-журналларга язылуны тизләтеп, активлаштырып җибәрер, дип ышанабыз. Ведомстволы язылу әлегә башланмады да диярлек иде, шуңа күрә барлык җитәкчеләрне шушы ун көн дәвамында ведомстволы матбугат басмаларына да язылып куярга, хезмәткәрләрегезгә дә очсызрак хакка яраткан гәзит һәм журналлары белән дуслыкны озынайтырга мөмкинлек тудырырга чакырып мөрәҗәгать итәбез. Авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, төрле оешма-учреждениеләр үзләрендә эшләүчеләргә түләнәсе хезмәт хакы исәбенә дә гәзит-журналларга яздыра ала. Авыл Советлары авыл биләмәләре җитәкчеләре әлеге юнәлештә безнең тугры ярдәмчеләребез булыр, дип ышанабыз.
Әйдәгез, бирелгән мөмкинлекләрне тулырак файдаланып калыйк, йортларыбызга күбрәк матбугат басмалары килсен өчен тырышыйк! Сезне почта элемтәсе бүлекчәләрендә, почтамтта да көтеп калабыз һәм барлык зәвыкларыгыз буенча теләп хезмәтләндерергә вәгъдә итәбез. Һәр почтальоныбыз да үтенечләрегезне канәгатьләндерүдән баш тартмас. 3-12-73 телефонына шалтыратып, матбугат басмаларына яздыручы хезмәткәрләребезне йортыгызга да чакырта аласыз, теләсә кайсы авылдагы абунәчеләребезне дә йортка килеп хезмәтләндерергә әзербез.
Кадерле дуслар! Әйдәгез, әлеге ункөнлектә очсызрак хакка күбрәк гәзит-журналларга язылып калыйк!
Редакциядән: Район “Игенче” һәм “Сакмагош саткылары” гәзитләре редакцияләре дә акциядә теләп катнаша һәм шушы ун көн эчендә сез 10 процентка ташламалы хаклар белән тоташ еллык язылу квитанцияләренә дә ия була аласыз.
Сезне редакциянең үзендә, район үзәгендәге матбугат басмаларын таратучылар, хөрмәтле ветераннарыбыз, редакция хезмәткәрләре аша да бик теләп хезмәтләндерергә әзербез. Әйткәндәй, әлегә хаклар күтәрелмәде, элеккечә еллык язылу район үзәгендә яшәүчеләргә 1200 сум, авылда яшәүчеләргә 1500 сум, 15-25 октябрь көннәрендә шактый очсызракка да төшә әле. Ашыгыгыз, дуслар, бирелгән мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!

Хөрмәтле райондашлар!

Зилә Солтангәрәева,
почтамтның өлкән инструкторы.

Мөхәрририят.
Похожие новости:
-
08.09.2015: Төрлесеннән
Өлкән абунәчеләребезне мәгълүматлы итик!
-
08.08.2015: Район яңалыклары
Иске хаклар белән дуслыкны озынайтык!
-
06.08.2015: Район яңалыклары
Табибка ничек язылырга?
-
04.07.2015: Җәмгыять тормышы
Матди байлыктан рухи байлык кыйммәтлерәк
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Вакыт бетә, ашыгыгыз!