Өлкән абунәчеләребезне мәгълүматлы итик!
8-09-2015, 15:13 | Төрлесеннән | Просмотров: 415 | Комм.: 0
“Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе “Русия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесенең Башкортстандагы идарәлеге белән берлектә агымдагы елның 1 октябренә кадәр матбугат басмаларына 2016 елның беренче яртысына агымдагы елның икенче яртыеллыгына язылу хаклары белән алдан яздыру вакытын озынайта төште. Әлеге акция Халыкара Өлкән яшьтәгеләр көне алдыннан барлык милекчелек формасындагы предприятие, оешма, учреждениеләр һәм хуҗалыкларга кайчандыр үзләрендә эшләп хаклы ялга чыккан пенсионерларына үзләре яраткан матбугат басмаларын яздырып алып уку мөмкинлеге тудыруда ярдәмләшү максатында үткәрелә. Сер түгел, күп өлкәннәрнең пенсия күләмнәре бик аз, өстәвенә дөньякүләм икътисадый кризис аркасында күрсәтелүче хезмәтләргә, көндәлек кирәк-ярак товарларга хаклар арта тора. Шунлыктан башкача кереме булмаган өлкән яшьтәге абунәчеләр үзләрен күп нәрсәләрдә, шул исәптән гомер буе яратып алдырып укып барган гәзит-журналлар белән дуслыкларын озынайтудан да чикләргә мәҗбүр була. Ләкин һәркемнең, шул исәптән аз тәэмин ителгән өлкән кешеләрнең дә тирә-якта нәрсәләр булып ятуы турында имеш-мимеш хәбәрләр аша түгел, ә нәкъ менә дәүләт матбугат басмалары аша белеп-ишетеп торасы килә. Акция барышында хакларны авызлыклап тотып тору, бердән, өлкәннәрнең үзләренә әзме-күпме акчаларын янда калдыру мөмкинлеге бирсә, икенчедән, аларны хәстәрләргә теләүче элекке җитәкчеләренә дә Өлкәннәр көненә гәзит-журналларга яздыру квитанцияләре бүләк итүгә зуррак мөмкинлекләр ача. Белеүебезчә, районыбыздагы күп оешмалар да, озак еллардан килгән шушы традицияне дәвам итеп, хөрмәтле ветераннары турында ныклы хәстәрлек күрәчәкләр: бик күп гәзит-журналлар арасында “Игенче”гә дә яздырып, квитанцияләрне өлкән буын коллегаларына бүләк пакетлары белән бергә тапшырачаклар.
Почтамт, элемтә бүлекчәләре аша эш иткәндә, бер ветеранга “Игенче” гәзитенә яртыеллык яздыру квитанциясе 727 сум 92 тиенгә, теләгәннәргә тагын да өстәп аена ике тапкыр дөнья күрүче “Сакмагош саткылары” гәзитенә – 147 сум 66 тиенгә төшә. Ике гәзиткә дә язылу чикләнмәгән күләмдә теләсә кайсы элемтә бүлекчәләрендә дә, почтамтның үзендә дә, урыннардагы почтальоннарда да эш көннәрендә кабул ителә.
“Игенче” редакциясе мондый мөмкинлекне тоташ 2016 ел дәвамына бирә алуы турында хәбәр итә. Ягъни Чакмагыш авылында яшәүче ветераннар өчен еллык язылу квитанцияләрен 1200 сумга, башка авылларда гомер кичерүчеләргә 1500 сумга (почта чыгымнарын да кертү сәбәпле) тутыртып алып була. Әлбәттә, аерым төр категорияләргә караган хөрмәтле ветераннар өчен ташламалар да каралган, ләкин бу хокукларын раслаучы документларның күчермәләре булган очракта.
Әлеге чорда хөрмәтле ветераннар гына түгел, барлык райондашларыбыз да күрсәтелгән хакларда “Игенче” һәм “Сакмагош саткылары” гәзитләренә язылып куя ала. 1 октябрьдән соң хакларның ярыйсы гына артачагы көтелә. Шуңа да, озакка сузмыйча гына, тиз арада гәзитләргә язылып кую кесәгезгә бик күп экономия бирер иде, дип белдерәбез.
Әйдәгез, бердәм булыйк, бергә калыйк! Редакция телефоннары аша хезмәткәрләребезне эш урыннарыгызга һәм йортларыгызга да чакыра аласыз, гәзит чыккан көннәрдә биш почтальоныбыз район үзәгендә сезне теләп хезмәтләндерәчәк. Ашыгыгыз, дуслар, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!

Похожие новости:
-
08.08.2015: Район яңалыклары
Иске хаклар белән дуслыкны озынайтык!
-
06.08.2015: Район яңалыклары
Табибка ничек язылырга?
-
04.07.2015: Җәмгыять тормышы
Матди байлыктан рухи байлык кыйммәтлерәк
-
03.03.2015: Спорт
“Игенче” редакциясе призларына!
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Вакыт бетә, ашыгыгыз!