Мәктәп музее– үзе бер тарих
27-10-2016, 09:52 | Район яңалыклары | Просмотров: 352 | Комм.: 0
Кешелек өчен хас булган намуслылык, гаделлек, шәфкатьлелек, олыларны хөрмәт итү кебек асыл сыйфатлар онытыла барып, матди байлыкка күбрәк омтылу көчәйгән заманда яшибез. Шуңа бүгенге көн бурычларның берсе – яшь буында милли аң үстерү, ягъни үз халкының тарихын белүче һәм аны хөрмәт итүче шәхес тәрбияләү. Бу юнәлештә эш алып бару һәм бурычларны хәл итүдә мәктәп музейлары зур әһәмияткә ия.
“Тарихы барның киләчәге бар”, — ди халык. Районыбызның Тайняш урта мәктәбенең укытучылары әлеге хакыйкатьне һәрчак истә тота. Мәктәпнең тарих һәм этнография музее да – күпьеллык эзләнүләр нәтиҗәсе. Анда материаллар туплау эше 1964 елдан ук башлана. Колхоз идарәсе бинасының бер бүлмәсендә мәктәптә пионер дружинасы җитәкчесе булып эшләгән Лида Мәсабих кызы Арсланова экспонатлар туплый башлый. Ә инде 1996 елда авылда яңа мәктәп бинасы үз ишекләрен ачкач, ул иркен кабинетта музей эшчәнлеген дә оештырып җибәрә. Укытучылар җитәкчелегендә укучылар музейны тулыландыру максатында авыл халкыннан тарихи әйберләр, истәлекле язмалар, фоторәсемнәр, экспонатлар җыялар. Эзләнү барышында укучылар туган як, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында белем туплап, кешеләр белән аралашырга, материалны табып, тиешле дәрәҗәдә туплап куярга да өйрәнәләр. “Еллар дәвамында музей укыту-тәрбия учагына әверелде, чөнки барлык җыйган материаллар укытучы һәм укучыларның үз куллары белән эшләнде, тәртипкә китерелде һәм алар дәресләрдә бик кадерле, кызыклы күрсәтмәлелек ролен үтиләр“, – ди башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы, музей җитәкчесе Айгөл Сәмигуллина.
Музейда эшчәнлек күпкырлы юнә-
лештә алып барыла. Иң зур бүлек хәрби-тарихи вакыйгаларга багыш-
ланган. Бөек Ватан сугышына Тайняш авыл биләмәсеннән 576 ир-егет киткәнен, шуларның 376сының илебез азатлыгы өчен һәлак булганын укучылар, авыл халкы музейга килгәч беләләр. Зур стендтан исән кайткан авылдашларының фотолары да карап тора. Аларның да күпчелеге бүгенге көндә бакыйлыкка күчкән инде. “Советлар Союзы Герое якташыбыз Вахит Галимовның нәкъ безнең туфрактан булуы белән укучылар горурланалар һәм аның биографиясен теләп өйрәнәләр, Әфган һәм Чечен сугышы герой-
лары турындагы материаллар да музеебызның түрендә урын алган. Сугыш чорында эшләгән тыл батырлары турында бик күп альбом-
нар, язмалар тупладык“, – дип таныштыруын дәвам итте Айгөл Риф кызы. Якташларыбыз, күренекле татар язучылары бу төбәк җирлегендә дөньяга килгән. Икенче бүлектә Гыйлемдар Рамазанов, Вазих Исхаков, Галимҗан Латыйпов, Нурулла Гайсин турындагы мәгълү-
матлар, аларның истәлекләре, китаплары, шәхси әйберләре зур җылылык белән саклана. Әле күптән түгел генә Нурулла Гайсинның туганы Әхмәт авылында яшәүче Әлвәт Гайсин музейга аның иҗат җимешләрен тапшыра. Биредәге кыйммәтле рухи хәзинә үсеп килүче буында матур әдәбиятка һәм туган якка мәхәббәт, патриотик тәрбия бирү үзәге дә булып тора. Музейда тарих дәресләре, башка төр чаралар оештырыла.
Туган як – сандык, зәңгәр күк–
Өстендәге сырмасы…
Сандыкта яткан сөлгеләр –
Һәркайсы бер җыр башы, – дип язган шагыйрь Сибгат Хәким үзенең туган ягы турында.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Әзерләде: Гөлүсә Фәрвәҗева.
Похожие новости:
-
20.09.2016: Төрлесеннән
Матур истәлекләр яши күңелләрдә
-
26.01.2016: Район яңалыклары
Якташ әдипләргә – якташыбыз исемендәге премия
-
19.12.2015: Район яңалыклары
Вазих Исхаков исеме мәңгеләштерелде
-
01.09.2015: Котлаулар
Изге өметләр аклансын!
-
12.02.2015: Спорт
Геройлар истәлегенә