Якташ әдипләргә – якташыбыз исемендәге премия
26-01-2016, 10:51 | Район яңалыклары | Просмотров: 404 | Комм.: 0
2015 елның 31 декарь көне ил һәм республика буенча игълан ителгән Әдәбият елын календарь вакыт буенча тәмамласа да, аңа багышланган чаралар тукталып калмады, район-шәһәрләрдә әле дә дәвам итә.
Гомумән, рәсми игълан ителгән ел тәмамлану шартлы билге генә булуын тормыш үзе раслап тора. Яшәешебез, рухи мохитебез әдәбият-сәнгать һәм мәдәният белән, димәк, матурлык-гүзәллек белән, тыгыз үрелгән, бу төшенчеләрдән аерып алгысыз бит ул. Бүгенге тормышны бу өлкәләрсез күз алдына да китереп булмый. Ә үткән елны ил, республика күләмендә әдәбияткә багышлау шушы югары төшенчәне яшәү мәгънәсе итеп алып, бар гомерен шушы алиһә-музага хезмәт итүгә арнаган әдипләргә – язучыларга, шагыйрьләргә кадер-хөрмәт күрсәтү, аларның хез-мәтләрен зурлау, Русиядә һәм аның төбәкләрендә әдәбият өлкәсендәге уңышларны барлау белән беррәттән, хәл ителәсе проблемаларны билгеләү һәм аларны хәл итү өчен бик яхшы этәргеч, сәбәп булды. Билгеле булуынча, үткән елда Әдәбият елына багышланган бик күп чаралар үтте. Әлбәттә, безнең район да алардан читтә калмады. Бу ел чикләрендә үткән республика Әдәби һәм “Кызыл таң” гәзите редакциясе игълан иткән “Штык һәм каләм белән” марафоннары һәм бихисап башка әдәби чара-очрашулар күңелләрендә иҗат чаткыларын балкыткан райондашларыбыз хәтерендә истәлекле зур вакыйгалар булып сакланып калыр. Шунысы куанычлы, безнең Чакмагыш мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре дә мондый чараларны оештырып үткәрүдә аеруча актив катнашты, оешмабызның тарихи елъ-язмасына тагын да якты, сөенечле вакыйгаларны тасвирлаучы юллар өс-
тәлде. Шуларның иң күркәмнәренең берсе – апрель аенда районда үтәсе алда телгә алган марафоннарга әзерлек барышында Уфага барып, анда яшәп иҗат итүче күренекле якташ әдипләребез – байтак райондашларыбыз турында повесть-романнар, очерклар һәм хикәяләр язган күренекле язучы, бар гомерен телевидение һәм артабан журналистикага багышлаган хөрмәтле аксакал Мансаф Гыйләҗев һәм рай-
оныбызның ихлас патриоты, күренекле шагыйрь, “Кызыл таң” гәзитенең әйдәүче журналистларының берсе, көчле публицистик мәкаләләр авторы Рим Идиятуллин белән очрашуыбыз, алар белән барган әңгәмәләр турындагы язмалар гәзитебез битләрендә дөнья күргән иде. Шушы көннәрдә исә тагын да тарихи мәгънәгә ия булган куанычлы вакыйгалар шаһиты булдык: районыбыз горурлыгы булган Мансаф Таҗетдин улы һәм Рим Зиннәтулла улына редакция мөхәрририяте тарафыннан дистә елга якын элек оештырылган тагын да бер күренекле якташыбыз, хөрмәтле әдип Вазих Исхаков исемендәге премия һәм Дипломны тапшырдык. Бүләкләрне бик дулкынланып һәм зур горурлык белән кабул итте алар. Уфада яшәп иҗат итсәләр дә, җаннары, бар булмышлары белән Чакмагыш уллары булып калган, районыбызның үткәненә, бүгенгесенә күзгә күренмәс нечкә кыллар белән бәйләнгән якташларыбыз бүген дә районыбыз сулышы белән яшәүләрен, кайда гына булсалар да нәкъ шушы төбәктә туып үсүләре турында зур горурлык белән әйтүләре, районның алдынгылар сафында булуы, югары казанышлары хакында ишетеп сөенүләре турында бәян иттеләр. Горурланмаслык та түгел: җитештерү-сәнәгать тармагында гына түгел, әдәбият-мәдәният өлкәсендә дә сынатырлык түгел төбәгебез. Кайсы районда бездәге кебек күп санлы язучылар, шагыйрьләр туып үскән һәм якташ әдипләр исемендәге берьюлы ике премия булдырылган: район хакимиятенең Гыйлемдар Рамазанов һәм алдан телгә алынган Вазих Исхаков исемендәге премияләр бар икән, дип хаклы рәвештә әйтә алабыз. Мансаф Таҗетдин улы һәм Рим Зиннәтулла улы белән әңгәмәләшкәндә дә алар бу турыда сөйләп, үзләренә күрсәтелгән хөрмәт-хәстәрлек өчен гәзитебез аша барлык якташларга һәм районыбыз җитәкчеләренә сагынычлы сәламнәрен һәм ихлас рәхмәт сүзләрен тапшыруыбызны үтенделәр.
Әзерләде: Рәзилә Арсланова
Похожие новости:
-
19.01.2016: Төрлесеннән
Шатлыкларны ишеттерер өчен туган ягы кирәк кешегә
-
19.12.2015: Район яңалыклары
Вазих Исхаков исеме мәңгеләштерелде
-
09.06.2015: Район яңалыклары
Хезмәт күтәренкелеге, зур өметләр бәйрәме
-
26.03.2015: Район яңалыклары
Әдәби марафонны каршылап
-
15.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Иң яхшы матбугат хезмәткәрләре – безнең арада