» » Матур истәлекләр яши күңелләрдә

Матур истәлекләр яши күңелләрдә

20-09-2016, 10:13 | Төрлесеннән | Просмотров: 313 | Комм.: 0
Матур истәлекләр яши күңелләрдә
Киновидео челтәре учреждениеләренең эшчәнлеге – тарихыбызның кабатланмас матур бер мизгеле. Кайчандыр киномеханик абруйлы һөнәр иде, ә кино сәнгате халкыбызның рухи тормышын баетты, ямьләндерде. Кинотеатр һәм авыл клублары мәгърифәт учагы да, кешеләрне очраштыру һәм таныштыру, файдалы ял иттерү урыны да булып торды. Кырыс, таләпчән әти-әнидән рөхсәт һәм тиен акча сорап алып, кино карарга бару балачага өчен аеруча олы шатлык иде.
XXI гасыр башында информацион технологияләрнең сизелерлек алга китүе кино индустриясенең камилләшүенә этәргеч бирде: кино әсәрләре төшерелгәндә хәрәкәтле сурәт һәм тавыш кинотасмага түгел, ә цифрлы форматта каты электрон, оптик дискларга яздырыла башлады. Мондый яңа технология нигезендә җитештерелгән кинофильмнар бүген тамашачыга кинотеатрларда да, өй шартларында да цифрлы проекторлар ярдәмендә генә җиткерелә. Технологияләрнең алышынуы, бер яктан, кино индус-триясе продукциясенең техник сыйфатын яхшыртса, икенче яктан, халкыбызның кинофильмнар ка-рау культурасына йогынты ясады. Цифрлы кинофильмнарны карау өчен тәгаенләнгән техник җиһазлар һәр йорт-гаиләдә лаеклы урынын тапты. Кинотеатрларга йөрүчеләр саны кимү нәтиҗәсендә күп кенә район-авылларда, шул исәптән безнең районда да, соңгы елларда киновидео челтәре учреждениеләре эшчәнлектән туктатылды. Авыллардагы клублар мәдәният учаклары булып кына калдырылды, ә “Рассвет” кинотеатры бинасындагы заллар 2012 елда районның моңа кадәр шул ук бинада аерым бүлмәдә урнашкан тарих һәм туган якны өйрәнү музее карамагына тапшырылды.
Матур истәлекләр яши күңелләрдә
Авыл-район җирендә киновидео челтәре учреждениеләре ябылса да, тармакның матур тарихы, мәһабәт үзәк бинасы, хезмәткәрләренең намуслы эше турындагы тәэссоратлар бүген дә күңелләрдә яши. Шәхсән үзем дә шушы тармак бух-галтериясендә озак еллар хезмәт салдым, бүген инде музей хезмәткәре буларак, киновидео челтәренең эшчәнлеген тарихта калдыру өчен өлешемне кертәм. Музеебыз фонд-ларын тулыландыру максатында төрле учреждение-предприятие тарихына кагылышлы материаллар җыю эшчәнлеген алып барганда Кино елы уңаеннан киновидео челтәренә багышланган тарихи документлар, публицистик материаллар аеруча күп тупланды. Бу мәшәкатьләрне аткаруда хезмәт ветераннарыбыз Зөфәр Зиннәтуллин, Рәмилә Шәри-пова, Әминә Шәрипова җәмәгать башлангычында безгә зур ярдәм күрсәтте.
Киновидео челтәре ветераннары музейга Кино хезмәткәрләре көнен билгеләргә җыелды. Тәүдә аларны Кино елына багышланган күргәзмә һәм музей экспозициясе белән таныштырдык. Музей директоры Айдар Басыйров кичәдә катнашу-чыларны һөнәри бәйрәмнәре бе-лән тәбрикләп, һәммәсенә ныклы сәламәтлек, бәхетле гомер теләде, бүләкләр тапшырды. Арытаба бәйрәм табыны артында бергә күңелле итеп эшләгән еллар истәлекләре, яшәл-гән гомер тәэссоратлары белән ур-таклаштык, дөньялыкны калдырып киткән хезмәттәшләребезне бер минут тын калып искә алдык. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре – җыр башкаручы Гүзәл Табишева һәм баянда уйнаучы музыкант Рудин Бәдретдинов бүләк иткән концерт номерлары кичәне тагы да ямьләндерде.

Фәнә Хаҗиева,
районның туган якны өйрәнү һәм тарих музее методисты.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: