“Безгә бик нык ошады!” – дигән бәяләмә алды
28-04-2016, 11:25 | Район яңалыклары | Просмотров: 371 | Комм.: 0
22 апрель кичендә илдәге һәм республикадагы барлык шундый учреждениеләр кебек үк, районыбыз китапханәләре дә ел саен үткәрелә торган “Библиотөн” социаль-мәдәни акциясенә кушылды. Безнең районда әлеге чара быел бишенче тапкыр үткәрелеп, “Киноны укы!” девизы белән үтте.
Район үзәкләштерелгән китапха-нәсенә бу көнне яшь буын вәкилләре чакырылган иде. Чара тәүдә балалар моделле китапханәсенең уку залында башланды. Бу көнне китап йортына кунакка килгән Чакмагыш беренче урта мәктәбенең һәм гимназиянең 8 В сыйныфлары укучылары һәм башка китап яратучы яшь дуслары өчен биредәге хезмәткәрләр Илмира Шәфыйкова, Зирина Арысланова һәм Алина Гарифуллина кызыклы һәм истә калырлык программа әзерләгән иде. Әлбәттә, укучылар әзер тамашаны карап кына калмады, үзләре дә аның актив тамашачы-актерлары булды. Чын сәнгать йолдызлары атлаган “Кызыл юл”дан да үтеп карадылар, бар дөньяга билгеле булган кино персонажлары Мэри Поппинс, Остап Бендер, Чарли Чаплин белән бергәләп кино сән-гате тарихына һәм бүгенгесенә кагылышлы “Яраткан китапларыбыз экранда”, “Кинофильм көен таны”, “Дөрес әйтелгән”, “Импровизация”, “Сихерләнгән актерлар”, “Актерны таны” дип исемләнгән төрле конкурс-викториналарда сорауларга бик актив җавап бирделәр, “Үзебезнең кинокомпания” тренингларында актерлык осталыкларын сынадылар. Ике сыйныф та алдан әзерләп алып килгән төрле буын кешеләре яратып караган фильмнардан өзекләр сәхнәләштереп, чын актерларча алкышлар “тәмен” тойдылар. Чакмагыш телевидениесенең “Йөрәкләрдән чыккан теләкләр” тапшыруы алып баручысы Гөлназ Гафарова һәм видеомонтаж режиссеры Илнур Якубов катнашлыгында үткәрелгән “Камера, мотор, укыйбыз!” мастер-классы укучылар өчен аеруча фәһемле булды. Әлеге чаралар Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче яшь талантлар Муса Маликов, Тамила Алтынбаева, Елена Солодовникова башкаруындагы киң билгеле кино-фильмнардан җырлар, концерт номерлары белән үрелеп барды. Балалар моделле китапханәсендәге чара рус киношлягерларын кара-оке ярдәмендә башкару белән тәмамланды.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Әзерләде: Рәзилә Арсланова.
Похожие новости:
-
08.12.2015: Район яңалыклары
Иң күп китап укучылар ярышты
-
14.11.2015: Район яңалыклары
Яшүсмерләр нинди китаплар укый?
-
05.09.2015: Район яңалыклары
Районда ниләр бар?
-
04.06.2015: Район яңалыклары
Тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез
-
30.04.2015: Район яңалыклары
“Библиотөн –2015” бездә ничек үтте?