» » «Шәһәрне макта, авылда тор», — диләр Яңа Балтач авылында яшәүче Мөхәммәтгәрәевлар

«Шәһәрне макта, авылда тор», — диләр Яңа Балтач авылында яшәүче Мөхәммәтгәрәевлар

27-10-2016, 09:55 | Район яңалыклары | Просмотров: 325 | Комм.: 0
Безнең яшьләр
«Шәһәрне макта, авылда тор», — диләр Яңа Балтач авылында яшәүче Мөхәммәтгәрәевлар
Гөлназ Башкортстан педагогия институтында укып дипломга ия булганнан соң логопед белгечлеге буенча,Рәсим — эретеп ябыштыручы булып эшлиләр, Уфада бер ел яшиләр. Һәр икесен эшләгән коллективларында да чит итмиләр, яшәгән фатирлары да менә дигән була. Эштән соң яшьләргә кайда барыйм дип тә аптырыйсы түгел югыйсә: теләсәң, театр кара, музейга бар, паркта хозурлан. Әмма яшь парга барыбер нидер җитми. “Шәһәрне мактыйк та, авылда торыйк”, — дигән фикергә килә алар. Шулай итеп, кайталар да төпләнәләр.
Бүген авылда иң күркәм йорт-ил — Мөхәммәтгәрәевларныкы. Заманча бизәкләп эшләнгән беседкалар-
да, ихата-тирәдәге чәчәк-гөлләргә
сокланып-хозурланып ял итүе үзе бер гомер. Ә бит шул барлыкны агач, тимер, башка әллә нинди материал-
лар ярдәмендә Рәсимнең алтын куллары тудыра. Гөлназ исә чәчәк-гөлләр үстереп матурлык һәм ямь өсти. Ул Бакалы психоневрология интернаты филиалында эшли, Рәсим —“ГАЗ 66” автомашинасы шоферы. Ленин исемендәге кооперативның
барлык сыер малларын фураж белән тәэмин итә. Якты киләчәкләре, өмет-шатлыклары булып уллары Радмир, Дамир, Динислам үсә. “Әл дә кайтканбыз әле, үз җиреңдә яшәүләргә ни җитә!” – диләр Мөхәммәтгәрәевлар, шәһәрдә калмауларына сөенеп туялмыйлар.

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: