» » Безнең халык матур яши

Безнең халык матур яши

12-07-2016, 10:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 293 | Комм.: 0
Безнең  халык  матур яши
Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алучылар арасында Югары Аташ авылында яшәүче Рива Исаева да бар. Ул 2002 һәм 2010 елларда — халык исәбен, 2006 елда авыл хуҗалыгы
исәбен алуда катнашып, бу эшнең нечкәлекләренә төшенгән инде.
23 ел гомерен китапханәдә эшләп үткәргәнлектән, аңа авыл халкы белән дә ешрак аралашырга туры килә. Исәп алу кампаниясе вакытында абруйлы булу да җиңеллек тудыра. Тормыш иптәше Мәмдух Җәмил улы һәм балалары Ильяс белән Гөлназ да аның зур ярдәмчеләре.
Рива Рәфкать кызы җаваплылыгында — Яңа Коты, Имәнлекул (өлешчә), Тамьян, Бикмәт, Чупты авыллары.
“Быелгы исәп алу үткәннәреннән нәрсәсе белән аерыла?” – дипгән сорауга ул: “Күпмедер дәрәҗәдә катлаулырак булса да, халык белән очрашу күңеллерәк, кайда да нинди максат белән йөрүебезне аңлап торалар. Авылларның йөзе күркәмләнгән. Аеруча ихата-тирәсен балкытып тота авыл халкы, бакчаларда җимеш агачларының төре арткан, хәтта элек җылы якта гына үсә торганнарын да утыртканнар. Чәчәк-гөлләр турында әйтеп торасы да юк, хуҗабикәләр берсен-берсе уздырырга омтылып матурлык тудыралар. Ә инде мал-туар мәсьәләсенә килгәндә, кемдер эре сыер малын киметсә дә, ишәйтеп җибәргәннәр дә бар. Кош-корт үрчетү турында аеруча әйтеп үтәсе килә: быел өмәләр күп булыр, мөгаен. Үрдәк, күркә, казларның нинди генә токымлылары юк хәзер. Гомумән, авыл халкында бай һәм матур яшәү рухы көчле”, – дип җаваплады.
Әлеге рәсемдә сез Рива Исаеваны Яңа Коты авылында – Муллаяновлар йортында күрәсез. Йорт хуҗасы Венер Муллаянов гомер буе шофер – колхоз тормышында кайнады, иң җаваплы участокта эшләде, ферма сөтен май заводына ташыды. Тормыш иптәше Флүрә укытучы булды.

Әзерләде: Зифа Галиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: