Әзерлек эшләре тәмамланып килә
16-06-2016, 10:56 | Район яңалыклары | Просмотров: 328 | Комм.: 0
Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу – 2016
15 июньдә муниципаль район хакимиятендә Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуны оештырып үткәрү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов алып барды.
Илебез икътисадының алдагы еллардагы үсешенә турыдан-туры кагылышы булачак әлеге әһәмиятле чарага әзерлек барышы турында җыелучылар алдында 2016 елгы Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкил Рима Альберт кызы Шәрипова чыгыш ясады.
– Әлеге мөһим чараны оештырып үткәрүгә әзерлек соңгы стадиясенә якынлашты, – дип белдерде ул. – Бүгенгә барлык авыл хуҗалыгы исәбен алу объектлары да анык билгеләнде. Безнең райондагы исемлеккә бар-лыгы 12863 объект кертелде, алар арасында 13 авыл хуҗалыгы оешмасы, 1 микропредприятие, 42 крәстиян һәм фермер хуҗалыгы, 8 шәхси эшкуар, 150 бакча участогы һәм 12644 шәхси ярдәмче хуҗалыклар бар.
Исәп алу эшен башкаручы вакытлыча персонал да тупланып бетте. Безнең районда 5 инструктор һәм 28 исәп алучы эшләячәк. Барлык инструкторлык участоклары да Чак-магыш авылында яңа мәдәният йортында урнашты.
9 июньдә инструкторлар эшли башлады, 19ыннан исәп алучылар эшкә тотыначак. Иң тәүдә барлык персонал 19-23 июнь көннәрендә махсус укы-тылачак, ә 24 еннән 30ына кадәр алар үз участокларында алдан йөреп-танышып чыгачаклар. 17 июньдә исә авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләре дә исәп алу битләрен тутырырга өйрәнәчәк, чөнки алар үзаллы рәвештә исәп алу кәгазьләрен тутырачаклар.
1 июльдән 15 августка кадәр дәвам итәчәк исәп алу чорында һәр исәп алучы уртача 460 шәхси ихатадагы яки крәстиян-фермер хуҗалыгындагы, яисә 644 бакча участокларындагы мәгълүматларны туплаячак. Алда торган исәп алу салым салуга бернинди дә йогынты ясамаячак, ул бары тик статистика исәбе өчен генә үткәрелүче мөһим чара. Шуңа күрә безгә берләшеп, халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк. Киң-күләм мәгълүмат чаралары да алда торган исәп алуның максатлары һәм бурычлары турында анык һәм төгәл мәгълүматлар бирергә бурычлы, – дип тәмамлады ул сүзен һәм бу эштә район гәзитенең дә ярдәме зур булуын ассызыклады. Аның чыгышын статистика бүлеге җитәкчесе Раушания Карамзин кызы Фәезова тулыландырды һәм бу мөһим эштә авыл биләмәләре башлыклары, хуҗалыклар, предприятие-оешмалар җитәкчеләре, хокук тәртибен саклау органнары вәкилләре, полициянең участок уполномоченныйларының да ярдәменә таянуларын белдерде.
– Алда торган мөһим кампанияне тиешенчә үткәрү өчен барыбызның да бердәм булуы мөһим, – дип белдерде муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм утырышта катнашучыларның һәммәсен дә кулдан килгәнчә бу эшкә үз өлешен кертергә чакырды.

Похожие новости:
-
31.05.2016: Район яңалыклары
Исәп алучылар планшет- компьютерлар белән эшләячәк
-
19.03.2016: Район яңалыклары
Әзерлек планлы бара
-
16.06.2015: Район яңалыклары
Уполномоченныйлар эш башладылар
-
18.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Ярминкәгә рәхим итегез!