» » Әзерлек планлы бара

Әзерлек планлы бара

19-03-2016, 09:30 | Район яңалыклары | Просмотров: 319 | Комм.: 0
Әзерлек планлы бара
Агымдагы елның 1 июленнән 15 августка кадәр үтәчәк Гомумрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлек кыза бара. Бу кампания авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлек торышы турында ышанычлы мәгълүмат туплау максаты белән үткәрелә. Чөнки бу тармакка акчалата ярдәм күләме, агросәнәгать комплексының артабангы үсеше нәкъ шушы мәгълүматларның сыйфаты һәм дөреслегенә бәйле.
Исәп алуда авыл җирендә яшәүче, аграр тармакта эшләүче һәркем катнашачак. Бу исәпкә эре, урта һәм кече предприятиеләр, крәстиән-фермер һәм шәхси хуҗалыклар да керә. Киң масштаблы бу чарага әзерлек планга ярашлы алып барыла. Бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы исәбе алынырга тиешле объектлар исемлеге тикшерелеп расланды. Районда исәп алу районлаштыруы нәтиҗәләре буенча 5 инструктор һәм исәп алучы эшләячәк. 2016 елның май-июнендә кадр-белгечләрне укыту булачак. Артабан бу белгечләр вакытлы исәп алучыларны сораулар алырга һәм махсус бланкларны дөрес итеп тутырырга өйрәтәчәк. 1 июльдән 15 августка кадәр һәр исәп алучыга уртача 460 шәхси яки крәстиән (фермер) хуҗалыкларын йөреп чыгарга яки 644 бакча дача участогы хуҗаларыннан мәгълүмат алырга тиеш булачак. Һәр исәп алучыга уртача көндәлек норма – 10 шәхси яки крәстиән-фермер хуҗалыгы яки гражданнарның 14 бакча/дача участогы.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләрен исәп алу бланкларын тутырырга өйрәтү планлаштырыла. Бу тармак предприятиеләре вәкилләре, законга ярашлы, кәгазь исәп алу бланкларын үзаллы тутырачыклар яки мәгълүматларны web-җыю системасы ярдәмендә тиешле статистика оешмасына җибәрәчәкләр. Мәгълүматларны җыю һәм эшкәртүне планшет компьютерлар аеруча тизләтә.
Җир участогы хуҗалары һәм мал асраучы райондашларга мөрәҗәгать итеп, исәп алучыларга ихтирамлы мөгәмәләдә булуыгызны үтенер идем. Исәп алу кампаниясенең салымнар салуга һәм җыюга бер нинди катнашы да юк. Сорауларга җавап бирүчеләр өчен аларның нәтиҗәләре буенча бернинди дә матди һәм финанс җаваплылык та каралмаган.

Рима Шәрипова,
исәп алу мәсьәләләре буенча уполномоченный.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: