» » Иртәгә бүгенгедән яхшырак эшләрбез”, – диде “Юлдаш” җәмгыяте әгъзалары

Иртәгә бүгенгедән яхшырак эшләрбез”, – диде “Юлдаш” җәмгыяте әгъзалары

9-02-2016, 11:04 | Район яңалыклары | Просмотров: 386 | Комм.: 0
Иртәгә бүгенгедән яхшырак эшләрбез”, –  диде “Юлдаш” җәмгыяте әгъзалары
Җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте әгъзаларының гомум җыелышына хаклы ялга чыккан пенсионерлар да чакырылды, көн тәртибенә куелган мөһим мәсьәләләрнең берсе – пай җирләре турында сөйләшүдә катнашты.
Бу хакта Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рәфис Фоат улы Мөхъяров таныштырып, аңлатып чыкты. Идарә җитәкчелеге белән берлектә сорауларга җавап бирделәр. Пай җирләребез югалмасын, балаларыбызга күчә барсын дип, залдагылар бер-тавыштан үз өлешләрен ун елга җәмгыять карамагына арендага бирергә карар итте. Документлар төзү, рәсмиләштерү эшчәнлеге буенча җаваплылык җәмгыятьнең баш бухгалтеры Вәсилә Җәмгытдин кызы Батыргәрәева иңенә йөкләтелде.
Җәмгыять рәисе Ранис Рәис улы Хәмәтдинов 2015 елда башкарылган эшләргә җентекле анализ ясады, кимчелекләргә тукталды. Аннан соң күзәтчелек советы рәисе Эрида Ихсанова отчет тотты.
–Ел дәвамында эшчәнлек план нигезендә алып барылды, авыл хезмәткәрләре зур тырышлык салды, ил халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән туендыруга лаеклы өлеш кертергә омтылды, – дип башлады ул чыгышын. –Басу эшләре үзвакытында аткарыла барды, урып-җыю тәмамлангач, җәмгыять әгъзаларына һәм пенсионерларга арпа-бодай бирелде, салам белән тәэмин ителде.
Мал азыгы хәзерләүдә дә механизаторлар тырышып эшләде. Әлеге чорда терлекчеләр мөмкин кадәр күбрәк продукция җитештерү хәстәрлеген күрә. Мал санын ишәйтүгә, продукция сыйфатын яхшыртуга игътибар арта. Ай саен савым сыерларын контроль саву үткәрелә. Җәй терлекләрне көтүлекләрдә йөрткәндә дә, кышлату чорында да һәр терлекче белән хезмәт килешүе төзелә.
Җәмгыять буенча барлыгы 11 мең центнерга якын сөт җитештерелде. Сатылган терлекләрнең уртача авырлыгы 425 килограмм тәшкил итте.
Ел дәвамында җәмгыять кассасына 11 миллион 565 мең сумнан артык акча керде. 1 миллион 512 мең сумлык төп чыгымнар алынды. Ел азагында складларга инвентаризация үткәрелде, актлар төзелде. Эшчеләргә хезмәт хакы акчалата да, продукция белән дә бирелде. Теләгәннәр хезмәт хакы исәбенә колын, үгез, тана алды.
Исәп-хисап эшчәнлегенең дөрес алып барылуын, оештыру документлары белән туры килүен, финанс дисциплинасының үтәлүен һәм акча, кыйммәтле кәгазьләр белән эшләүне тәэмин итү максатыннан һәр елдагыча планлы рәвештә документаль тикшерү ревизиясе үткәрелде.
Баш зоотехник Җәмил Җиһанур улы Мөсәгыйтов терлекчелек тармагы эшчәнлеге турында сөйләде, ферма алдынгыларының исемнәрен атап үтте.
(Тулысынча безнең гәзит битләрендә таныша аласыз)

Әзерләде: Зифа Галиева

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: