» » Исәп алучылар планшет- компьютерлар белән эшләячәк

Исәп алучылар планшет- компьютерлар белән эшләячәк

31-05-2016, 10:26 | Район яңалыклары | Просмотров: 393 | Комм.: 0
Исәп алучылар планшет- компьютерлар белән эшләячәк
1916 нчы елда безнең илдә гомум-дәүләт масштабында беренче авыл хуҗалыгы исәбен алу эше башкарылган. Димәк, моннан 100 ел элек безнең ата-бабаларыбыз беренчеләрдән булып шушындый сорауларга җавап биргәннәр. Агымдагы елның 1 июленнән 15 августка кадәр “Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу үтәчәк. Бу мөһим эш моңарчы булган базаны тулыландыру һәм заманча технологияләргә белешмәләр кертү максатыннан эшләнә. Зур масштаблы кампания башлануга да 1 ай гына вакыт калып бара.
Районда аңа әзерлек эшләре ничек дәвам итә? Шушы сорау белән без урындагы статистика бүлегенең баш белгеч — эксперты, бүлекчә җитәкчесе Раушания Фәезовага мөрәҗәгать иттек.
— Әлеге мөһим чарага әзерлек эшләре һәм аны үткәрү тәртибе турында без “Игенче” гәзитенең алдагы саннарында таныштырган идек инде. Район буенча авыл хуҗалыгы исәбе алынырга тиешле объектлар исемлеге тикшерелеп расланды. Исәп алу районлаштыруы нәтиҗәләре буенча 5 инструктор һәм 28 исәп алучы эшләячәк. Аларның төп бурычы — авыл хуҗалыгы исәпкә алу эшен оештыру, үткәрү үәм нәтиҗә ясау. Үткән исәпкә алулардан аермалы буларак, монысында мәгълүматлар кәгазъдә түгел, ә электрон формада тупланачак, ягъни исәпкә алучылар электрон җиһазлар-планшетлар белән тәэмин ителде. 1 июльдән 15 августка кадәр исәп алучылар уртача 460 шәхси яки крәстиән (фермер) хуҗалыкларын йөреп чыгачак яки 644 бакча дача участогы хуҗаларыннан мәгълүмат алачак. Аларның һәрберсенә уртача көндәлек норма — 10 шәхси яки крәстиән (фермер) хуҗалыгы яки гражданнарның 14 бакча (дача участогы туры киләчәк. Әлеге эшкә җәлеп ителгәннәр өчен махсус укулар оештырыла. Бу көннәрдә без, белгечләр, укып кайттык. Артабан исәп алучыларны сораулар алырга һәм махсус бланкларны дөрес итеп тутырырга өйрәтәчәкбез. Исәп алучыларны махсус экипировка яисә логотип беркетелгән кояштан саклаучы козырек һәм сигналлы җилетлардан танырга булачак. 9 июньнән инструкторлар эш башлаячак, ә инде 19 июньнән исәп алучыларны укыту оештырылачак. Алар килешү нигезендә 1 июльдә эшли башлаячак. Исәпкә алуда катнашучылар анкета сорауларына җавап бирергә тиешләр: анда җир участогы, биредә җитештерелә торган продукция, агач-куаклар, техника, терлекләр, кредит алу-алмау, заманча алымнар кебек сораулар булачак. Исәп алу кампаниясенең салымнар салуга һәм җыюга бер нинди катнашы да юк. Сорауларга җавап бирүчеләр өчен аларның нәтиҗәләре буенча бернинди дә матди һәм финанс җаваплылыгы да каралмаган. Шуңа да райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп, исәп алучыларга ихтирамлы мөгәләмәдә булуыгызны сорыйм. Чөнки алынган мәгълүматлар киләчәктә яңа җир ресурслары һәм авыл хуҗалыгы җитештерү өчен төп чыганак булачак.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: