» » Уңышлы дәвам итә

Уңышлы дәвам итә

9-07-2016, 09:21 | Район яңалыклары | Просмотров: 313 | Комм.: 0
Уңышлы дәвам итә
Мәгълүм булуынча, 1 июльдә Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды. Һәм ул 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Исәп алучылар алдында 45 көн эчендә илнең авыл хуҗалыгы структурасын һәм ресурсларын билгеләүче күләмле мәгълүмат җыю бурычы тора.
Исәп алу кампаниясен оештыру һәм үткәрү өчен авыл җирләрендә район статистика бүлекләре җаваплы. Бу җәһәттән районыбызда эшләр ничек тора? Үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап эзләп Башкортстан статистика идарәлегенең Чакмагыш бүлекчәсе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттек.

– Районыбызда Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе әзерлекле башланды һәм уңышлы гына дәвам итә. Аның ахыргы нәтиҗәсе оештырып җибәрүгә бәйле булачак. Әлбәттә, зур күләмле чара тәүге чиратта исәп алучы кадрларны сайлап алу һәм аларны укыту-өйрәтүдән башланды. 5 инструктор һәм 28 исәпкә алучы әзерләнде. Кампаниянең уңышлы тәмамлануына шикләнмибез, бу җәһәттән тәҗрибәбез бар: мин, мәсәлән, мондый чараларда бишенче тапкыр катнашам, – дип башлады сүзен бүлекчә җитәкчесе Раушания Карамзин кызы Фәезова. – 2006 елда авыл хуҗалыгы исәбе алынды. Әмма ул чактагысыннан аермалылыклар, яңалыклар да бар. Быел, мәсәлән, исәп алу кагыйдәләрендә милек формалары һәм җирдән файдалану, лизинг буенча техника һәм корылма алу, устав капиталын бүлү турында сораулар гамәлдән чыгарылган. Алар урынына субсидия һәм дотацияләр алу, крәстияннарның кулланучылар кооперацияләрендә катнашуы, кредит акчалары җәлеп итү, хуҗалыклар алып баруның алдынгы алымнарын файдалану турында сораулар өстәлгән.
Югарыда билгеләгәнебезчә, ал-дыбызда җаваплы бурыч тора. Әлбәттә, аны үзбиеклегендә башкарып чыгу барлык җәмәгатьчелекнең активылыгын таләп итә. Бу исәп алу эшчәнлекләрен муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповның гомум җитәкчелеге астында хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре, авыл биләмәләре башлыклары, КУСТ, БТИ хезмәткәрләре белән берлектә алып барабыз. Барлыгы 12674 шәхси хуҗалыкта, 13 авыл хуҗалыгы оешмаларыннан, крестьян-фермер хуҗалыкларыннан һәм шәхси эшкуарлардан, 152 бакча участогыннан мәгълүмат тупланырга тиеш.
Мөһим эшчәнлек өчен уңайлы шартлар тудырылды. Район мәдәният йортының иркен, якты бүлмәсендә исәп алучылардан мәгълүматны инструкторлар Тәслимә Вәлиева, Динә Акьюлова, Әдип Хәйруллин, Гүзәл Ишбулдина, Айнур Максютов кабул итә һәм район статистика бүлеге хезмәткәрләренә тапшыра. Биредә исәп алу буенча вәкил Рима Шәрипова һәм аның урынбасары Айгөл Тангатарова кирәкле документларны хәстәрли. Ике көн саен (график нигезендә) Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Башкортстан буенча территориаль органына отчет биреп торабыз.
Исәп алу тәртибе, эш күләме турындагы сорауларга Рима Альберт кызы түбәндәгеләрне әйтте: “Җаваплы да, мәшәкатьле дә чор бу, эшнең күләме дә зур. Исәп алучы РОССТАТ символикасы төшерелгән портфель, кампаниянең лого-тивы белән җилет һәм зәңгәр кепкада йөри, үзе белән таныклыгы һәм паспорты була. Бер исәп алучы 460 шәхси һәм ярдәмче хуҗалыкта булырга тиеш (республика буенча шулай билгеләнгән). Ул бер кеше янында якынча 30 минуттан берәр сәгатькә кадәр торырга мөмкин. Исәп алучыдан төгәллек сорала, ул барлыгы 12 биттән алып 22 биткә кадәрле дүрт төрле исәп алу кәгазен файдалана, респондентлардан йөзләрчә сорауга җавап ала.
Исәпкә алуда катнашучылардан да анкета сорауларына төгәл җавап бирүләрен үтенәбез. Анда алар үзлә-ренең җир участогын, күпме җимеш агачы, яшелчә үстерүләрен һәм асраган терлекләрен күрсәтәләр.
Күпләр авыл хуҗалыгы исәбен алу чарасы киләчәктә салымнарның артуына китерәчәк дип фикер йөртә, бу һич алай түгел. Авыл хуҗалыгында нинди җир ресурслары бар, алар ничек кулланыла? Илдә күпме хуҗалык һәм анда күпме терлек асрала? Җирдә ниләр үстерелә? Шундый сорауларга җавап алу һәм булган базаны тулыландыру максаты белән үткәрелә бу мөһим чара. Исәп алу барышындагы мәгълүматлар конфиденциаль, ягъни сер итеп сакланачак.
Хөрмәтле райондашлар! Авыл хуҗалыгы исәбен алу йомгаклары сез биргән тулы һәм дөрес мәгълүматларга нигезләнеп ясалачак. Ягъни, сез биргән күрсәткечләр, районга киләчәктә финанс ярдәме күрсәтү программасын тулы-ландыруда ярдәм итәр, дип ышанабыз”. Гомумән, районыбызда авыл хуҗалыгы исәбен алу оешкан төстә бара. Барлыгы 12890 объект исәпкә алынырга тиеш булса, 5 көн эчендә 1290 хуҗалыкта анкета тутырылды да инде, ягъни эшнең 10 проценты башкарылды.

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: