» » 1 июльдән башлана

1 июльдән башлана

23-06-2016, 09:57 | Район яңалыклары | Просмотров: 302 | Комм.: 0
1 июльдән башлана
Авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе башлануга бер атнадан да азрак вакыт кала. Тоташ илдә иcәп алучыларны укыту бара.
Әлеге вакытта бу мөһим кампаниядә катнашучылар (бу 60 меңгә якын кеше дигән сүз) соңгы әзерлек эшләрен башкара. 19 июньнән крестьян (фермер) хуҗалыкларына, шәхси хуҗалыклар һәм дачалар ияләренең өйләренә барып исәп алачак 42 мең кешене укыту башланды. Алар – исәп алыначак торак пунктында яшәүче, халык арасында ышаныч яулаган кешеләр. Күпчелеге алдагы елларда үткәрелгән мондый кампанияләрдә катнашып, тәҗрибә туплаган белгечләр. Уку азагында алар махсус тест тапшырачак, аны уңышлы башкарып чыгучылар гына исәп алучы буларак эш башлаячак. Быелгы кампаниядә планшет компьютерлар куллана башлаганлыктан, исәп алыучылар саны шактый азайды.
24 июньннән әлеге кампанияне үткәрүгә җәлеп ителгән кешеләр үз участокларына караган хуҗалыкларга барып, мәгълүмат хатлары таратачак, йорт хуҗаларына сорауларга җавап бирергә уңайлы вакытны билгеләячәк. Исәп алуга тәгаенләнгән вакыт эчендә бу белгечләр 460 шәхси, крәстиян (фермер), шәхси эшкуар хуҗалыкларын һәм гражданнарның коммерцияле булмаган 644 объектын йөреп чыгарга тиеш булачак. Аныклап әйткәндә, һәр исәп алучы көненә 10 хуҗалык һәм 14 коммерцияле булмаган объектка барырга тиеш. Исәп алучыларны танырга җайлы: зәңгәр төстәге махсус киемдә – яктылык кайтаргыч сызыклы, капюшонлы, “Росстат” дип язылган жилет һәм “ВСХП” хәрефләре төшерелгән кепкалы, “Росстат” дип язылган зәңгәр портфель тоткан кеше. Шулай ук аның үзе белән паспорты һәм шәхесен раслаучы танытма булу мотлак.
Исәп алучы – дәүләт вәкиле, аның эше – катлаулы, киеренкелек һәм җаваплылык таләп итүче хезмәт. Шуңа да халыкның дустанә, ихлас мөгамәләсе 2016 елгы Гомумрусия исәп алу кампаниясенең дөрес һәм сыйфатлы нәтиҗәләрен туплау өчен нигез булып торачак.
Бу зур күләмле статистик кампания 1 июльдән старт алып15 августка кадәр дәвам итәчәк. Илнең иң ерак һәм барырга җайсыз булган торак пунктларында ул 15 сентябрьдән 15 ноябрьгәчә үткәреләчәк. Яңа заман тарихында икенче тапкыр үткәрелүче Гомумрусия исәп алу кампаниясе ил, һәр төбәк һәм хәтта аерым муниципаль берәмлек икътисадының авыл хуҗалыгы тармагы торышы турында статистик мәгълүматларны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Аның нәтиҗәсендә тупланган детальләштерелгән мәгълүматлар аграр сәясәтне планлаштыручы төрле дәрәҗәдәге власть органнары өчен генә түгел, бәлки авыл хуҗалыгы җитештерүе белән шөгыльләнгән бизнес-берләшмәләр, фермерлар, авыл хуҗалыгы кооперативларына, шәхси хуҗалык ияләре өчен дә мөһим.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: