Киңәшле эш таркалмас
1-07-2016, 11:31 | Район яңалыклары | Просмотров: 354 | Комм.: 0
Һәр хуҗалык, оешманың үзәге, йөрәге – аның бухгалтериясендә. Анда эш аксаса, бөтен хуҗалык “комга утырганын” күпләребез аңлый. Район авыл хуҗалыгы кооперативлары, җәмгыятьләренең нәкъ “йөрәгендә” эшләгән баш хисапчылар, баш икътисадчылар, тармак хисапчылары үткән атнада район хакимиятенең зур залында киңәшмәгә җыелды.
Киңәшмә эшендә муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев катнашты. “Чакмагыш мәгълүмат-консультация үзәге” муниципаль учреждениесе директоры Ирек Тангатаров киңәшмәне ачып, үткән елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады һәм алда торган икътисадый бурычлар белән таныштырды.
Район хуҗалыкларында бүгенге көндә 89 хисапчы һәм икътисадчы хезмәт сала, аларның 79 – хатын-кыз, 10сы – ир-атлар. Утыз белгеч югары белемле, калганнары махсус урта белемлеләр. Ирек Мидхәт улы белдерүенчә, хуҗалыкларда 2015 елда – 9, агымдагы елда 2 тикшерү яисә ревизия үткәрелгән. Сер түгел, һәр хуҗалыкта бу һөнәр ияләре иңендә зур җаваплылык ята. Һәр хисапчы исәп эшен үз биеклегендә оештырырга бурычлы. Күчереп, яисә үз-үзеңне алдап язу белән шөгыльләнмәскә, гамәлдәге дөрес саннар белән эш итәргә, документларны һәрчак тәртиптә тотарга тиешлеген билгеләп, киңәшләрен бирде Ирек Мидхәт улы. Бүген мәгълүматларны компьютерга туплап кына исәп-хисап эшчәнлеген алып барып булуы һәркемгә мәгълүм. Бу юнәлештә уңышлы эшләүче “Базы”, “Герой”, Ленин исемендәге, “Алга”, “Заря” хуҗалыкларының белгечләрен мактап телгә алды чыгыш ясаучы. Беренчел хисап, продукциянең үзкыйммәте, керемнәр һәм чыгымнар турында белешмә, саннар һәм салымнар белән бәйле хисапчы эшчәнлеге. Хуҗалыкта эшләүчеләрнең вакытында эш хакы алуы, икътисады үсеше аларның тырышлыгына бәйле. Бу хакта муниципаль район хакимиятенең бе-ренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев чыгышында анык мисалларга тукталып ассызыклады. Эшчәнлек Уставка ярашлы һәм Коллектив килешүгә нигезләнеп алып барылырга, исәп, контроль һәм отчет ачык һәм төгәл булырга тиешлегенә басым ясады Ригат Нурый улы һәм бу тармакта хезмәт салучы белгечләр алдына анык бурычлар билгеләде.
Әзерләде: Гөлүсә Фәрвәҗева.
Похожие новости:
-
19.03.2016: Район яңалыклары
Әзерлек планлы бара
-
04.02.2016: Муниципаль район хакимиятендә
Ышанычлы адымнар белән үсеш юлыннан
-
12.11.2015: Район яңалыклары
Фидакарьлек җимешләрен күрү куанычлы
-
07.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Нәтиҗәле эшчәнлек өчен
-
14.02.2015: Район яңалыклары
Эшкә бирсәң чын күңел нәтиҗәсе тиз күренер