Ышанычлы адымнар белән үсеш юлыннан
4-02-2016, 10:07 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 381 | Комм.: 0
Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында узган 2015нче хуҗалык елына йомгак ясау, агымдагы елга эшчәнлек юнәлешләрен билгеләүгә багышланган хисап-сайлау җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, аның беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев, ярышучы хуҗалык – “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Вадим Васильевич Соколов, Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Вазих Фаил улы Ихсанов һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Яңа Балтач мәдәният йортында хуҗалыкның барлык авылларыннан да кооператив әгъзаларының күпчелек өлеше, белгечләр һәм урта звено җитәкчеләр үткән елда башкарылганнарга кооператив рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илфир Әнгам улы Зариповның җентекле хисап чыгышын тыңлады. Бүген кооперативта 6975 гектар авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге мәйданнарның 4573 гектарында сабанашлык культуралары һәм мал азыгы игелә. Узган елда бөртекле һәм кузаклы культураларның гомум җыемы 65377 центнер (2014 елда 63126 центнер булган) тәшкил иткән, гектар куәте 26,8 центнер (алдагы елда 27,5 центнер алынган). Көнбагыш уңышы 1634 центнер (һәр гектардан уртача 16,3 центнер) булган. Аның алдагы елдагыдан (9,1 центнер булган) икеләтә дип әйтерлек артуына чәчүлек мәйданнарын шулкадәр күләмдә киңәйтү һәм яхшы сортларга өстенлек бирү, агротехник кагыйдәләрне җиренә җиткереп үтәү мөмкинлек биргән. Мал азыгын 47474 центнер (алдагы елдагының (59164 центнер) 20,2 проценты) әзерләгәннәр, һәр шартлы мал башына уртача 37,2шәр центнер (2014 елда 45,2шәр центнер булган) тәшкил итә.
Биредә 1504 баш сыер малы, 92 ат асрала. Ит җитештерү күләме 2015 елда 2270 центнерга (100,7 процент), сөт сату күрсәткече 35668 центнерга (107,9 процент) җиткән. Хуҗалыкта хезмәт салган 128 кооператив әгъзасы ел дәвамында 100057 мең сумлык продукция җитештергән. Алынган саф табыш күләме 18683 мең сум тәшкил иткән, рентабельлелек күрсәткече 21,8 процент. Салымнар төрендә бюджетка барлыгы 2811 мең сум, бюджеттан тыш фондларга – 6376 мең сум акча күчерелгән. Хезмәт хакы үзвакытында түләнеп барыла һәм хуҗалык буенча узган 2015 елда ул уртача 14452 сум (2014 елда бу күрсәткеч 12846 сум булган) тәшкил итә. Чагыштырмача югары икътисади күрсәткечләр бүген хуҗалыкта социаль мәсьәләләрне хәл итүгә (хуҗалык әгъзаларына йорт төзү һәм сатып алуда ярдәмләшү, шифаханәләрдә сәламәтлекләрен ныгытуда ярдәм итү, өстәмә түләүләр, матди дәртләндерү, балалары туган яшь гаиләләргә акчалата ярдәм күрсәтү һәм башкалар) юл ача. Хезмәт кешесенә тиешле игътибар булгач, билгеле, җитештерүчәнлек тә югарырак була, хуҗалык икътисады ныгый төшә.
Хуҗалык рәисе ел дәвамында тырышлык өлгеләре күрсәткән барлык тармак хезмәткәрләрен исемләп атап, аларның эш күрсәткечләрен саннар белән дәлилләп чыкты. Агымдагы хуҗалык елы күрсәткечләренә дә ярыйсы ук әзерлек булган: көздән шактый мәйданнарда ашлык һәм мал азыгы культуралары чәчелеп, техника ремонтланылган һәм бу эш әле дә дәвам итә, тиешле кондициягә җиткерелеп чәчүлек материаллар әзерләп, ашлама һәм гербицидлар хәстәрләп куйганнар, ягулык-майлау материаллары, запас частьлар туплау турында да хәстәрлек күрелә. Бердәм көч һәм күмәк тырышлык белән алда торган бурычларны үтәп чыгар өчен мөмкинлекләре зур, табигать шартлары уңай торып, эштә комачаулык тудыручы киртәләр килеп чыкмаса, быел да җиң сызганып хезмәт салырга әзербез, дип тәмамлады сүзен хуҗалык җитәкчесе.
Артабан күзәтчелек советы рәисе Альберт Сабир улы Явишев, баш агроном Рөстәм Әдис улы Сәлимов, баш ветеринар табиб Назыйм Фоат улы Нәфыйков, бригадир Алмаз Мәлих улы Миндияров, баш бухгалтер Радик Мәлих улы Усманов тармаклар буенча җентекле хисап тотты, башкарылган эшләрне анализлады, җибәрелгән җитешсезлекләрне барлап, аларны бетерү юлларын аныклады, хезмәтен намус белән башкарган булдыклыларны атап үтте, агымдагы елда кайсы юнәлешләргә күбрәк игътибар бүләргә кирәклеген ассызыклады.
(Мәкаләнең дәвамын 13нче санлы гәзит битләрендә укыгыз)
Похожие новости:
-
03.03.2015: Район яңалыклары
Җиңүләр тырышлык белән яулана
-
26.02.2015: Район яңалыклары
Эшләгәннең кадерен беләләр
-
19.02.2015: Район яңалыклары
Бердәмлек һәм тырышлык белән
-
14.02.2015: Район яңалыклары
Эшкә бирсәң чын күңел нәтиҗәсе тиз күренер
-
10.02.2015: Район яңалыклары
Победалыларның ышанычлы адымнары