Авылда калганга үкенмиләр
23-04-2016, 09:08 | Район яңалыклары | Просмотров: 308 | Комм.: 0
Безнең яшьләр
Яшьләрнең авылда калуы, күңелләренә хуш килгән һөнәргә ия булуы куанычлы. Чөнки, илне ит, сөт муллыгы тәэмин итүче агросәнәгать комплексына һәрвакыт эшче куллар, оста оештыручылар кирәк. Ленин исемендәге хуҗалыкта без аграр тармакта эшләүче байтак яшьләрне күрдек. Денис Шәрифуллинны үз җиренең лаеклы улы дисәк, ялгышмабыз. Ул тәүдә слесарь, аннан тракторчы булып эшли, яше җиткәч солдатка алына, Кавказ тарафларында хезмәт итеп кайта. Хәзер менә өченче ел инде бригадирның техника буенча ярдәмчесе булып эшли. Марат Ибраһимовны да җирдә эшләү кызыксындыра, армия сафларында да намуслы хезмәт итә, Башкортстан аграр университетында укып агроном белгечлегенә ия була. Ул да өченче ел инде хуҗалыкта сайлаган һөнәре буенча эшли.
Бу көннәрдә кооператив әгъзалары дәррәү килеп басу эшләренә кереште. Әлбәттә, егетләребез эшчәнлекнең үзәгендә.
Рәсемдә: Денис Шәрифуллин,
Марат Ибраһимов.

Похожие новости:
-
05.04.2016: Район яңалыклары
Эш кешесенең кадере булса, биеклекләр яулана
-
24.03.2016: Район яңалыклары
Техникаларны көйлиләр
-
03.03.2016: Район яңалыклары
Үсеш юлында
-
01.08.2015: Район яңалыклары
Алдынгыларга – бүләкләр!
-
20.06.2015: Район яңалыклары
Хезмәт кешеләре һәрчак игътибар үзәгендә