Алдынгыларга – бүләкләр!
1-08-2015, 13:06 | Район яңалыклары | Просмотров: 376 | Комм.: 0
Республика күләмендәге зур чара “Басу көне -2015”нең яхшы итеп, анда катнашучыларның барчасына охшарлык үтүе авыл хуҗалыгы җитештерүендә еллар дәвамында ирешелгән казанышларыбызның сөенечле нәтиҗәсе булды. Бу көнне байтак райондашларыбыз – “Базы” кооперативы уңганнары агросәнәгать комплексында озак еллар намуслы хезмәт күрсәткәннәре өчен Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарына лаек булды. Алар –бригадирның техника буенча ярдәмчесе Фәнис Мәүлияр улы Гайсин, баш агроном Борис Мефодьевич Данилов, дүртенче бригада агрономы Радис Фәһим улы Сәлахов, дүртенче бригада бригадиры Әнис Минзәки улы Фәхретдинов, алтынчы бригада агрономы Илфак Наил улы Шәмсетдинов һәм башкалар.
Уңганнарга арытаба да уңышлар юлдаш булсын.
Рәсемдә: бүләкләнүчеләрдән бер төркем.
Фәнис Әмирханов фотосы.
Фәнис Әмирханов фотосы.
Похожие новости:
-
30.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!
-
11.06.2015: Район яңалыклары
Сабан туе – хезмәт туе гөрләп торды көн буе
-
18.05.2015: Район яңалыклары
Көне ел туйдырган мәл
-
21.03.2015: Район яңалыклары
Техника төзеклеге – беренче планда!
-
19.03.2015: Район яңалыклары
Техника төзеклеге тикшерелә