» » Күңел омтылышы матурлык тудыра

Күңел омтылышы матурлык тудыра

15-09-2016, 10:05 | Район яңалыклары | Просмотров: 355 | Комм.: 0
Күңел омтылышы  матурлык тудыра
Матурлык – нинди киң төшенчә! Моны һәр адәм баласы үзенчә аңлый. Кеше үзен белгәннән башлап матурлыкка омтыла.
Кемнәрдер чәчәк үстереп үзе яшәгән җирне бизи, кемдер чигүләр чигеп гади сөлгене үзенчәлекле, башкаларга охшамаган бизәкле, чагу тастымал итә, кемдер матур шигырьләр иҗат итә, җырларга көйләр яза. Шулай без матурлык тудырырга омтылабыз. Бу сүзне әйтү белән күпләрнең күңеленә иң элек кешенең тышкы матурлыгы килеп баса. Кешенең елмаюында бөтен асылы күренә торгандыр. Бу Ләйсән Заман кызы Таҗетдинова башкарган эшкә дә кагыла. Үзе дә чибәр, мөләем ханым ул. Аны кешеләрнең елмаюлы матурлыгы сагында торучы дип әйтсәк тә ялгышмабыз. Табигатьтә бөтен кешеләрнең дә тешләре тигез булып тезелеп кенә тора алмый, моның сәбәпләре төрле. Мондый кимчелекләре булган кешеләр га-дәттә үзләрен уңайсыз хис итәләр. Бәләкәй чактан бу бәладән котылу күпкә уңайлы һәм нәтиҗәле була. Үсә төшкәч хәлләр авырлаша һәм катлаулана гына бара. Шуның өчен дә Ләйсән Заман кызы бәләкәчләр белән дә эшли. “Ни өчен теш табибәсе булып киттегез?”– дигән соравыма ул болай дип җавап бирде:
– Минем бу хыялым сигезенче сыйныфта укыган чакта ук туды. Үземнең теш табибына тәүге баруым иде. Аның миңа карата мөнәсәбәте, эшен яратып башкарулары күңелемдә бу һөнәргә карата чын мәхәббәт хисе уятты. Мин дә кешеләрнең йөзләре матур елмаюдан ачылып, тагы да мөлаемланып китүен теләдем һәм киләчәгемне дә шушы һөнәр белән бәйләдем. Чынлыкта да шулай: кеше сәламәтлеге белән матур. Шулай ук кешенең эчке дөньясы матур булганда гына йөзе дә мөлаемрак, чибәррәк күренә. Бүгенге көндә Ләйсән Заман кызы Таҗетдинова күпләргә сөйкемле елмаю бүләк итеп, чын мәгънәсендә бәхетле итте. Ул беркайчан да җиңел юл сайламый, хәтта суырылып алырга туры килә торган тешләрне дә исән калдырырга тырыша. Шуңа да уңышка ирешми калмый. Сөйкемле елмаю бүләк иткәне өчен аңа күпләр рәхмәтле.
Матурлыкны тудыручы гына түгел, ә бәлки киләсе буын вәкилләрендә дә аңа сөю уятучы, үз куллары белән эшләргә өйрәтүче өстәмә белем бирү педогогы булып егерме ел гомерен балаларга багышлаган ханым–Фәйрүзә Рафаэль кызы турында да сөйләми булдыра алмадым. Шушы еллар эчендә күпме бала аңардан тегү осталыгына өйрәнгән. Бу һөнәр кыз балалар өчен бигрәк тә мөһим, чөнки алар киләчәктә ана булачак, сабыена да үзе белгәннәрне өйрә-тәчәк.

Әзерләде: Гөлназ Дәүләтшина.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: