» » Күңеле дә ак аның

Күңеле дә ак аның

14-04-2016, 10:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 331 | Комм.: 0
Күңеле дә ак аның
Без, кешеләр, табибка зур өметләр баглап барабыз. Ак халатлы, ак калфаклы табибның күңеле дә ак булуына, үз эшен яхшы белүенә, ягымлылыгына һәм мәрхәмәтлелегенә ышанабыз. Шөкер, шушы асыл сыйфатларга ия булган табиблар күп ул!
Озак еллар дәвамында районыбыз халкы сәламәтлеге сагында торып, бихисап кешеләрнең ихлас күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләрен кабул итеп эшләгән Рәсимә Гыйльметдин кызы Әхмәтова – әнә шундыйларның берсе. Хөрмәтле табибәбез бар табигать уянган-яшәргән шушы ел мизгеленең матур бер көнендә туган көнен – юбилеен билгели.
Стәрлетамак районында, күп балалы гаиләдә туып үсә ул. 1973 елда балачак хыялы аны Башкортстан дәүләт медицина институтына алып килә. Яшьлек таңында очратып, гомерлек тормыш юлдашы итеп сайлаган Чакмагыш егете Радик Вәгыйзь улы Әхмәтов белән гаилә корып, юллама буенча Караидел районына эшкә кайта яшь табиблар. Рәсимә Гыйльметдин кызы – күз авырулары табибәсе, Радик Вәгыйзь улы невролог-психиатр вазифасында эшли. Гаиләне тулыландырып-ямьләп, кызлары һәм уллары дөньяга килә. Ә 1989 елда алар Чакмагышка кайтып төпләнәләр. Гаҗәеп киң эрудицияле, оптимистик рухлы, заман белән бергә атлый белүе, максатчанлыгы һәм гомере буе сайлаган һөнәренә тугры булуы аңа дәвалау эшендә зур уңышларга ирешергә ярдәм итә. “Чирне тышкы билгеләренә карап таный белү – Ходай биргән сәләт. Авыруны тыңлап караганнан соң аның сырхавын билгеләү – искиткеч осталык, диагнозны сораулар биргәннән соң ачыклау – җитезлек, пульс тибешеннән тану – сәнгать!” – дигән кытайлы акыл иясе Пян Чиао. Гап-гади, әмма тирән мәгънәгә ия сүзләр… Пульс тибешен тыңлап, һәр кешенең йөрәк эшчәнлегенә төгәл диагноз куя Рәсимә Гыйльметдин кызы. Озак еллар инде ул функцио-наль диагностика бүлегенә җитәкчелек итә. Шушы дәвер эчендә үзвакытында һәм төгәл ачыкланган йөрәк авыруларын дәвалап, йөз-ләрчә кешеләрнең гомере саклап калынган. Анык диагноз куярга заманча аппаратура ярдәм итә. Җиңел булмаган, җаваплы, әмма игелекле хезмәте аны хөрмәткә, абруйга ирештерде. Күзләреннән үк ягымлылык, үзгә бер җылылык бөркелеп торган киң күңелле бу ханым һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Бик күп яшь хезмәттәшләре өчен остаз да ул, кызыклы әңгәмәдәш тә, коллегаларына рухи терәк тә ул.
Саулык саклау эшчәнлегендә зур уңышларга ирешкән Рәсимә Гыйльметдин кызы тырыш хезмәте өчен Русия, Башкортстан Респуб-ликасы дәрәҗәсендәге Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Югары категорияле дигән исемгә дә ия ул. Кешеләрне хәстәрләп, бар гомерен аларның саулыгын саклауга багышлап эшләгән һәм яшәгән табибәне чын күңелдән гомеренең истәлекле бәйрәме белән котлыйбыз. Матур яшәлгән еллар янына тагын да күркәмрәкләре өстәлсен. Гел шулай энергияле, хәрәкәтчән булып, җиңел кулдан шатлык өлә-шеп, яраткан хезмәтегездән тәм табып озак еллар эшләргә, яшәргә язсын сезгә! Дуслар, туганнар уртасында гөлләмәнең чагу чәчәге кебек балкып яшәгез. Балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген, гомер юлдашыгызның рухи таянычын тоеп, шатлыклы-бәрәкәтле гомер юлларын озын-озак еллар дәвамында кичәргә язсын сезгә.

Барлык хезмәттәшләрегез исеменнән Рая Мәсәлимова.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: