» » Изгелектән күңеле тулышкан

Изгелектән күңеле тулышкан

18-06-2015, 10:31 | Район яңалыклары | Просмотров: 425 | Комм.: 0
21 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне
Изгелектән күңеле тулышкан
Бу дөньяда яшәү бәхетен әни-әтиләр Ходай кодрәте белән бүләк итсә, кешеләр сәламәтлеге сагында уяу торулары белән ул бәхетле мизгелләрне табиблар мөмкин кадәр озынайтырга тырыша. Дөрес диагноз куеп, вакытында тиешле дәвалау үткәрү югалта башлаган сәламәтлекне аякка бастырырга, алай гына да түгел, гомерләрне беркадәр озынайтырга да ярдәм итә әле. Чакмагыш үзәк район дәвахәнәсендә дә күпчелекне хезмәтен яхшы белгән, осталыгын даими камилләштерә барган ак халатлы, ак күңелле медицина персоналы тәшкил итә. Алар исәбендә минутлары-секундлары хәлиткеч роль үтәгән һәм нәкъ шул кирәкле мәлендә дөрес карар кабул итеп сакланып калган гомерләр йөзәрләп исәпләнәдер әле.
Кайсыберәүләр бирегә башка урыннарда тиешле мөгамәлә тапмагач, я булмаса, өметле сүз ишетүдән мәхрүм калгач, нәкъ монда яхшы кабул итәчәкләрен ныклы белеп тә килә. Бүздәк районы Түреш авылында гомер кичерүче Флорик Шәрифулла улы Сәмигуллин да, сөекле тормыш юлдашы авыр чиргә тарыгач, район үзәк дәвахәнәсенә мөрәҗәгать итүләренә үкенми. Баш табибтан алып кече медицина персоналына кадәр игътибарлы мөнәсәбәте, җылы карашы һәм дөрес дәвалау чаралары күрүе нәтиҗәсендә аның сөеклесе бүген үз аякларында йортына кайтырга әзерләнә.
Әйткәндәй, Флорик Шәрифулла улы шул үк Бүздәк районының Тугай авылында дөньяга килгән. Уналты яшеннән чыгып китеп, Туймазыда һөнәр үзләштереп, тәүдә Салават шәһәрендә, артабан берничә ел Себер тарафларында хезмәт салган. 2000 елда Түреш авылына кайтып төпләнгәннәр. Балалары да туган республикабызда төпләнеп, үзаллы тормыш көтәләр икән.
Булдыклыга эш карышмый, диләр. Гомер көзендә җөрьәт итеп яңа йорт салып кергән абыебыз, Мәскәүдә яшәүче туганының үтенечен кире кагарга базнат итмичә, хәзер менә өч ел инде шул туганының Чакмагышта ачкан сөт җитештерү мини-заводында хуҗалык бүлеген җитәкләүче урынбасар вазифасын башкара.
Авыр чирне дә җиңәргә көч-куәт биргән Чакмагыш дәваханәсенә ихлас рәхмәт йөзеннән Флорик абый стоматология кабинеты җиһазлап бирә. Бүген Кооператив урамының 61 санлы йортында (элекке КПСС райкомы бинасы) әлеге кабинетта стоматолог-ортодонт Ләйсән Заман кызы Таҗетдинова өлкәннәрнең дә, балаларның дә тешләрен дәвалый, кирәк икән – ультратавыш ярдәмендә теш эмальләрен тазарта, ортопедик хезмәтләр күрсәтә, төрле теш протезлары да ясап куя, тешләрне тигезли һәм башкалар. “Изгелек эшлә дә суга сал”, – дип башлана халык әйтеме. Флорик Шәрифулла улы изге ниятен әнә шулай тормышка ашыра: кыйммәтле чит ил җиһазлары сатып алып, үзе якын күргән Чакмагыш районы халкына игелекле хезмәт күрсәтә.

Дәвахәнә хезмәткәрләре.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: