Безнең максат — иминлек саклау
10-11-2016, 10:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 293 | Комм.: 0
10 ноябрь — Русия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне
Һәр елның 10 ноябрендә полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Безнең район хокук һәм җәмәгать тәртибенең торышы буенча һәм криминаль яктан республикада иң тыныч төбәкләрнең берсе санала.Полиция подполковнигы Ренат Назыйф улы Әсләмов җитәкчелек иткән Русия эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш район бүлегендәге һәр подразделение, һәр полиция хезмәткәре үзләренең бурычларын намус белән үти. Бүген биредә эшләүче 66 хезмәткәр район халкының иминлеге сагында тора.
Тәртип сагында торучыларны кайчан карама, эш урында күрергә гадәтләнгәнбез. Аларның бәйрәмнәре, ял вакытлары да бик аз була. Бу һөнәр ияләренең бәйрәмнәрдә бер-кайчан да хатыннары, балалары, якыннары, дуслары белән булганнары юк. Чөнки алар һәрвакыт көчәйтелгән режимда безнең тынычлыгыбызны, җәмәгать иминлеген саклыйлар. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан тармак хезмәткәрләре эшчәнлекләренә нәтиҗә ясый, бүгенге күрсәткечләрне узган еллар белән чагыштыра. Районда хокук саклау өлкәсендәге хәлләр торышы белән гәзит укучыларыбыз да кызыксынып тора. Шуны истә тотып, һәр елдагыча, бу юлы да һөнәри бәйрәмнәрен каршылаган көннәрдә без Русия эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районындагы бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Ренат Назыйф улы Әсләмов белән очрашып сөйләштек.
– Безнең төп эшебез – халыкның кукынычсызлыгын тәэмин итү, милекне саклау, авыр һәм аеруча авыр җи-наятьләрне ачу эшенең сыйфатын күтәрү, хокук бозуларны кисәтүнең бердәм системасын камилләштерү. Бүлекнең нәтиҗәле эшчәнлеген оператив мәгълүматлар дәлилли. Узган еллар белән чагыштырганда, районда гомуми җинаятьчелекнең кимүе күзәтелә. Монда халыкны, аеруча яшьләрне төрле спорт, мәдәни чараларга тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, эчкечелек һәм наркоманиягә каршы көрәшне активлаштыру буенча район җитәкчелеге алып барган сәясәт зур әһәмияткә ия, әлбәттә. Оператив-хезмәт эшчәнлегендә бүлек хезмәткәрләре югары нәтиҗәләргә ирешә, монда һәр полиция хезмәткәренең өлеше бар. Тагы да аларның профилактик эш алып барулары нәтиҗәсендә җинаятьләр аз кылына. Бүлек алдына куелган бурычларны үтәдек, җәмәгать тәртибен саклауны тиешенчә оештырдык, дип әйтер идем. Массакүләм мәдәни һәм сәяси чаралар вакытында җитди хокук бозулар очраклары теркәл-мәде. Бу урында полициянең участок уполномоченныйлары эшен аерым билгеләп үтәсем килә. Район тер-риториясе 11 участокка бүленгән. Алар җирле үзидарә органнары белән тыгыз бәйләнештә эшлиләр. Халыкның ышанычын яулау — безнең хезмәттә иң төп бурычларның берсе. Участок уполномоченныйлары үзләре хезмәт күрсәткән территориядә җинаять кы-луларга юл куймас өчен профилактик эш алып баралар.

Әзерләде: Гөлүсә Фәрвәҗева.
Похожие новости:
-
25.02.2016: Район яңалыклары
Сәнгатьтә дә сынатмыйлар
-
19.01.2016: Район яңалыклары
“Үсмер. Гаилә” операциясе бара
-
14.11.2015: Район яңалыклары
Халык ышанычын аклап, бөркет кебек безне саклап
-
07.03.2015: Район яңалыклары
Бала тәрбияләү – ата-ананың иң изге бурычы
-
28.02.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының егерменче утырышы