Сәнгатьтә дә сынатмыйлар
25-02-2016, 10:23 | Район яңалыклары | Просмотров: 347 | Комм.: 0
Күптән түгел район мәдәният йортында республика эчке эшләр органнары һәм бүлекчәләре хезмәткәрләре катнашлыгында Русия полициясенең 300 еллыгына багышланган ХVII үзешчән сәнгать фестиваленең төбәк этабы үтте.
Тирә-як районнардан килгән хокук сакчылары мәдәни осталыкта көч сынашкан бу бәйгедә безнең якташларыбыз да сынатмады.
Район эчке эшләр бүлеге хезмәт-кәрләрен берләштергән хор коллективы башкаруындагы Русия Федерациясе Гимны һәм “Служить России”, полициянең участок уполномоченные Дамир Гәрәев һәм аның тормыш иптәше Элина җырлаган “Син бар әле” һәм “Җаныкаем”, полиция лейтенанты Фәнил Муртазинның “Яшьлек җыры”, хатын-кызлар вокалы тәкъдим иткән “Девушка в погонах”, ир-егетләр вокал төркеменең “О тревожной молодости”, “Хороши весной в саду цветочки” җырларын жюри әгъзалары да, залдагы тамашачылар да яратып кабул иттеләр. Юл күзәтчелеге дәүләт инспекторы Гаяз Ишморатов һәм аның туганы Илназ Йосыпов башкаруындагы солдат, полициянең өлкән лейтенанты Борис Галиев һәм кызы Розалиянең гаилә дуэты тәкъдим иткән “Ялкынлы бию”, хезмәткәрләрнең күмәк мордва һәм казак биюләре дә концерт программасының бизәге булды. Участок уполномоченные Ранис Гыйльметдинов аккордеонда хәрби көйләргә попурри башкарып, залны моңга күмде. Концертны бүлек хезмәткәрләре — өлкән инспектор Гөл-нара Бакиева һәм тикшерүче, юстиция лейтенанты Артур Гыйлемханов алып барды. Зона фестивале ахырында район эчке эшләр бүлегенең хор, бию кол-лективлары, хатын-кызлар һәм ир-егетләр вокал төркемнәре, Фәнил Мортазин, Галиевларның гаилә чыгышы, Ранис Гыйльметдинов чыгышлары һәм декоратив-гамәли күргәзмәдә кул эшләре тәкъдим ителгән Эльвира Исламованың чигүләре һәм Илгизә Латыйпованың картиналары Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнде.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча Бакалы районы эчке эшләр бүлеге иң яхшысы дип табылды. Чакмагыш районы бүлеге – беренче, Илеш һәм Кушнаренко районнары – икенче, Благовар һәм Шаран районнары бүлекләре өченче урынга лаек булды. Барлык җиңүче коллективларга Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Фестивальнең зона турын оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткән муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповка, мәдәният бүлеге җитәкчесе Руслан Хәдис улы Фазлыевка, мәдәният учреждениеләрен техник һәм хуҗалык хезмәтләндерү үзәге җитәкчесе Рубин Ришат улы Фәсхетдиновка һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Рөстәм Садыйков,
шәхси состав белән эшләү буенча төркем җитәкчесе.
шәхси состав белән эшләү буенча төркем җитәкчесе.
Похожие новости:
-
14.01.2016: Район яңалыклары
Сабыйларны сөендерделәр
-
14.11.2015: Район яңалыклары
Халык ышанычын аклап, бөркет кебек безне саклап
-
14.05.2015: Спорт
Егетләребез сынатмады
-
16.04.2015: Район яңалыклары
КВН фестивале
-
28.02.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының егерменче утырышы