» » КВН фестивале

КВН фестивале

16-04-2015, 10:49 | Район яңалыклары | Просмотров: 446 | Комм.: 0
КВН фестивале
4 апрель көнне район мәдәният йортының тамаша залы яшьләр белән шыгрым тулы иде. Биредә Республикабызның төрле төбәкләреннән, хәтта Татарстаннан барлыгы 10 команда шаяннар һәм тапкырлар клубы фестивалендә катнашып, район тамашачысына күңелле кәеф, яшьләргә генә хас юмор, осталык, тапкыр җаваплар белән баетылган бай эчтәлекле программа тәкъдим иттеләр. Чакмагышның җыелма командасы, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең яшь командасы районыбызның данын яклады. Шулай ук Бакалы районыннан – 2; Октябрьский шәһәре, Борай район яшьләре җыелма командасы, Шаран районы; Башагроуниверситет, Нефть техник университеты; Яр Чаллы (КамПИ) егетләре командалары көч сынашты. Студент тормышының, гомумән, илебездәге төрле вакыйгаларны чагылдырган, бар нәрсәгә дә юмор аша караган командаларда күтәренке рух, оптимизм, кимчелекләрдән көлү, шаяру кебек уңай эмоцияләр хөкем итте бу көнне. Барлык командалар да оешканлыгы, ныклы әзерлеге белән аерылып торды. Жюри иң-иңнәрен сайлап алганнан соң, призлы урыннар бирелде һәм КВНның төп бүләге – Чакмагыш район МР кубогы гран-прига лаек булучы команда билгеләнде: ул быелгы сезонда Шаран районының “Шаранские бродяги” командасына тапшырылды. I урынга – “КамПИ” – Яр Чаллы командасы лаек булды. II урында – БДАУ командасы; III урынга Борай районы җыелма һәм Чакмагыш район җыелма командалары лаек булды. Фестивальнең багучыларына: Чакмагыш авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Мохтаруллин, БашРЭС электр челтәре начальнигы Р.Р.Йосыпов, ООО “Сихәт” – И.М. Усманов, “2х2”, “Какаду” кафелары җитәкчеләре, “3D аттракцион”, “Хәзинә-тур” (җитәкчесе Сираҗетдинов К.О.), “Край курая” сөт заводына ( җит. Никитин) чараны оештыручылар рәхмәтләрен белдерделәр. Шулай ук фестивальнең иң яшь командасы – Чакмагыш беренче урта мәктәбе командасының чыгышы да игътибарга лаек. Гүзәл Сабирова, Тимур Рәхимов, Лиана Габдрахманова, Артем Шаповалов, Динар Хаҗиев шаян, шук команда булып, үзләренең юморга сәләтле булуларын дәлилләделәр. Аларны укытучы Эльвина Мансур кызы Нурисламова әзерләде. Фестиваль тәмам. Әмма яшьләр бүләк иткән күңелле бәйрәм, күтәренке рух алдагы очрашуларга кадәр дәвам итәр, дип ышанабыз.

Рәсимә Мөхәммәдиева.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: