» » Сабыйларны сөендерделәр

Сабыйларны сөендерделәр

14-01-2016, 12:37 | Район яңалыклары | Просмотров: 326 | Комм.: 0
Сабыйларны сөендерделәр
Яңа ел алдыннан район эчке эшләр бүлеге һәм прокуратура хезмәткәрләре чираттагы тапкыр балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютка бардылар.
Һәрвакыттагыча, монда тәрбияләнүче сабыйлар һәм приют коллективы безне сөенеп каршы алды. Матур итеп бизәлгән бинада күңелле бәйрәм кәефе хакимлек итә иде. Хезмәткәрләр белән эшләү хезмәте җи-тәкчесе, эчке хезмәт майоры Рөстәм Садыйков балаларны һәм тәрбиячеләрне барлык хокук сакчылары исеменнән Яңа 2016 ел һәм Раштуа бәйрәмнәре бе-лән котлады. Очрашу соңында барлык тәрбияләнүчеләргә татлы күчтәнәчләр, бәйрәм табынына җимешләр тапшырылды, сабыйлар аларны шатланып кабул итте. Үзләренә күрсәтелгән игътибар өчен балалар һәм укытучылар хокук сагында торучы хезмәткәрләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм яңа башланган елда хезмәтлә-рендә уңышлар теләде.

Илмир Кинзин,
эксперт.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: