Кайда син, әни, кайда син, әти?! «Әнием» дип кемнәргә әйтим?
24-12-2015, 09:53 | Район яңалыклары | Просмотров: 545 | Комм.: 0
“Шәфкатьлелек” акциясе
Мондагы сабыйларның күзләре моңсу, сагышлы, алар яшьтәшләре кебек елмаймыйлар да, кемгәдер сыенырга да тырышмыйлар, иркәләүне дә көтмиләр. Моңсу күз карашларын төбәп, кешеләрне, тәрбиячеләрне күзәтәләр. Әлбәттә, биредәге тәрбияче апалары аларны иртән башларыннан сыйпый, итәгенә утыртып сөя. Ә балалар кулга алып иркәләүгә ничектер ышанычсыз карый.
Баланы бавыр ите дип атау юкка гына түгел. Бала җанны ярып чыга бит. Әмма ләкин якты дөньяга сабый балалар тудыручы аналар арасында “кәккүкләре” дә бар шул. Һәр баланың язмышы, аның киләчәге, бәхете ана кулында, ә инде киресенчә, ананың бәхетле картлыгы үзе тәрбияләп үстергән балага бәйле. Моны барлык аналар да аңламый шул. Безнең социаль приютта тәрбияләнүче балалар да үз әниләрен сагынып, зарыгып көтә. Бигрәк тә могҗизалы Яңа ел алдыннан аларның теләкләре тормышка ашыр дип ышана.
Белүебезчә, районда “Шәфкатьлелек” акциясе бара. 15 декабрь көнне ятим сабыйларның күңелен бераз булса да күтәрү максатыннан, социаль приютка Тозлыкуш һәм Үрнәк авыл Советы авыл биләмәләре хакимиятләре хезмәткәрләре килде. Алар балаларга бәйрәм кәефе белән, күңелле концерт номерлары, күчтәнәчләр, җылы оекбашлар алып килгән иде.
Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зөлфия Камалова балаларны якынлашып килүче 2016 ел белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде: “Без районда “Шәфатьлелек” акциясе баруы турында “Игенче” гәзитеннән укып белдек һәм сезнең янга килергә булдык. Киләчәктә сезгә якты көннәр насыйп булып, бары тик яхшы кешеләр генә очрасын”. Каразирек авылы клубы хезмәткәрләре, Сыйрышбаш, Каразирек урта мәктәпләре укучылары, “Ахирәтләр” клубы вәкилләре балаларга җыр-биюләрен, бүләкләрен тапшырды. Рәзифә апа Рахманова, Миләүшә апа Миңнегалиева сабыйларга күңел җылысын салып, оекбашлар бәйләп алып килгән. Миләүшә апа Миңнегалиева гаиләсе белән күптән түгел оныгына атап чалдырган корбан итен тапшырды. Марат белән Нурия Гыймалтдиновлар гаиләсе сабыйларга акчалата бүләк биреп җибәргән. Розалия Гафарова балаларны командаларга бүлеп, алар белән кызыклы уеннар оештырды, соңыннан балаларга Кыш бабай күчтәнәче таратылды.
Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең ветераннар советы исеменнән Рәфидә Исмәгыйлева сүз алды. “Кадерле балалар, сез үзегезне язмыш тарафынан берникадәр кыерсытылган дип хис итсәгез дә, хөкүмәт һәрвакыт сезгә ярдәм кулы суза. Якынлашып килүче Яңа елда да күңелләрегез тыныч, киләчәгегез матур булсын!”– диде ул. Рәфидә Исмәгыйлева “Салкын чишмә” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Хәбиров, шәхси эшкуар Зөмрә Исмәгыйлева, Раушания Вәлиеваның сәламнәрен җиткереп, аларның бүләкләрен тапшырды. “Ахирәтләр” клубының ак яулыклы, ак күңелле апалары Нәҗибә Янгирова, Фәүзия Сакаева, Луиза Кинҗәбаева, Фәридә Сәлимова, Фәния Нурисламова, Аблай авылы китапханәсе мөдире Рәзифә Арсланова, авыл мәдәният йортыннан Лилия Мәҗитова да йөрәк җылысын салып бәйләнгән оек-бияләйләрен, бүләкләрен, изге теләкләрен җибәргән иде. Рәфидә Әүлияр кызы балаларга юыну кирәк-яраклары, җимешләр, тәм-томнар һәм Яңа ел күчтәнәчләре бүләк итте.
Ата-ана назыннан мәхрүм булган сабыйларның күзендә шатлык нуры кабызучы авыл Советы авыл биләмәләре хакимиятләре хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсе килә. Арабызда шундый изге күңелле, ачык йөзле, мәрхәмәтле кешеләр күбрәк булсын иде.

Әзерләде: Лиана Ханмурзина
Похожие новости:
-
28.11.2015: Котлаулар
Бәхет нуры бөркеп яшисез
-
06.06.2015: Район яңалыклары
Алар барысы да безнеке...
-
04.06.2015: Район яңалыклары
Тормышыбыз яме, яшәвебез тәме...
-
23.05.2015: Район яңалыклары
Ветераннар хөрмәтенә күркәм тантана үткәрелде
-
20.01.2015: Район яңалыклары
Район яңалыклары