Халык ышанычын аклап, бөркет кебек безне саклап
14-11-2015, 09:16 | Район яңалыклары | Просмотров: 495 | Комм.: 0
10 ноябрьдә район мәдәният йортында эчке эшләр бүлегендә хезмәт салган полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлау чарасы үтте.
Хезмәттәшләрен тәбрикләү өчен сүзне Русия Федерациясе эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районындагы бүлекчәсе начальнигы вазыйфасын вакытлыча башкаручы полиция майоры Динар Фаил улы Дәүләтшин алды.
“Муниципаль район хакимияте, Башкортстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән районыбыздагы эчке эшләр бүлеге эшчәнлеге елдан-ел яхшыра бара, – дип сөйләп китте ул. – Полиция хезмәткәрләре район халкы тынычлыгын һәм хәвефсезлеген тәэмин итү максатында тынгысыз һәм җиңел булмаган эш алып бара. Бүген район эчке эшләр бүлегендә үз эшен җиренә җиткереп башкарган һөнәр осталары – юстиция подполковнигы Фидрат Фәтхетдинов, полиция подполковнигы Радик Сәяхов, эчке хезмәт подполковнигы Айдар Йосыпов, эчке хезмәт майорлары Айдар Латыйпов, Рөстәм Садыйков, полиция майоры Алмаз Маннапов һәм башкалар тынгысыз хезмәт сала.
Полиция капитаны Илмир Бакиров җитәкчелегендә 12 участок уполномоченные халык белән аралашып эшли. Оператив хезмәт эшчәнлеген телгә алганда участок уполномоченныйлары – полициянең өлкән лейтенаты Фәнил Мортазин, полиция капитаннары Руслан Фәсхетдинов, Дамир Гәрәев, Александр Капитоновны мактап телгә алып була.
Эчке эшләр бүлегенең оператив хезмәте белгечләре – полиция майоры Алмаз Маннапов, полиция лейтенанты Рәмин Исламов, полиция майоры Эдуард Кирәев үз эшенең бар нечкәлекләрен белеп башкара. Тикшерү бүлеге хезмәткәрләре – юстиция майоры Артур Халиков
белән юстиция лейтенанты Артур Гыйлемханов та бары тик мактау сүзләренә лаек. Дежур бүлеге эшчәнлеген оештыру, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең әзерлекләрен тикшерү, статистика эшчәнлеген контрольдә тоту буенча штаб начальнигы, майор Айдар Латыйпов, ана-
лиз буенча инспектор, эчке эшләр хезмәте инспекторы Алия Мортазина җаваплылыгында».
Динар Фаил улы шулай ук оператив дежурныйлар – полиция подполковнигы Илшат Әхмәдуллин, полиция майоры Вадим Нурлыгаянов, оператив дежурныйлар ярдәмчеләре полиция старшинасы Азат Латыйпов, полиция сержанты Әхияр Маннапов, Айнур Даянов, тыл хезмәте-
нең тынгысыз эшчәннәре – подполковник Айдар Йосыпов, полицейский –водительләр — полиция прапорщигы Ринат Нуриев,
полициянең өлкән сержанты Рафаэль Янгиров, полиция сержанты Вадим Рәхимкулов, дознание бүлеге хезмәткәрләре – полиция капитаны Рөстәм Гыйльметдинов, полиция лейтенантлары Валерия Хисмәтова, Эльвира Исламованы бары тик яхшы яктан телгә алды.
Җитәкче үз чыгышында юл-патруль хезмәте егетләренең фидакарьлеге турында да әйтми калмады. Өлкән инспектор полиция лейтенанты Венер Гәрәев, инспекторлар, полиция лейтенантлары Әдис Фәтхетдинов, Айрат Гәрәев, Фидус Йосыпов үз эшләрен намус белән башка-
ра. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге бүлеге начальнигы, полиция майоры Ильяс Янбухтин, өлкән дәүләт инспекторы, полиция капитаны Булат Галиев, пропаганда буенча инспектор, полициянең өлкән лейтенанты Ринат Гыйльметдиновның салган хезмәте дә бәһалап беткесез.
Конвой хезмәте бүлегендә полиция прапорщигы Илшат Сәфәргалин җитәкчелегендә җаваплы хезмәткәрләр – полиция прапорщигы Илшат Гәрәев, полициянең өлкән сержанты Радик Бикмурзин эшләрен җиренә җиткереп башкара. Район эчке эшләр бүлегендә төрле хезмәт-
ләрдә эшләгән хатын-кызлар да мактауга лаек – эчке эшләр хезмәтенең полиция майоры Резеда Даутова, өлкән сержантлары Илсөяр Латыйпова, Нәфисә Миһранова, Гөлназ Шәяхмәтова, Илгизә Латыйпова хезмәтләрен оста башкара.
Район эчке эшләр бүлегенең традицияләрен саклап калу, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән хөрмәтле ветераннар – Тәлха Хәмидуллин, Мөхәмәт Ширәев, Салават Кирәев, Әзһәр Кәшфетдинов, Һади Шәяхмәтов, Рида Кәримова, Нәфисә Миһранова, Николай Антоновны бүгенге бәйрәмдә мактау һәм рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтмәү мөмкин түгел.
Динар Дәүләтшин барлык полиция хезмәткәрләрен дә бәйрәм белән котлап, аларга бары тик изге теләкләр җиткерде, тынгысыз хезмәтләрендә уңышлар теләде.
Халык ышанычын акларга омтылып, иминлек сагында торган полиция хезмәткәрләренә тәбрикләү сүзләрен муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов җиткерде. Ул аларга киләчәктә якты көннәр, туар таңнарының аяз булуын, барлык теләкләренең тормышка ашуын теләп, хезмәт алдынгыларына муниципаль район хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды.
Мондый бүләккә тикшеренү бүлеге начальнигы, юстиция подполковнигы Фидрат Фәтхетдинов, юл-патруль хезмәте инспекторы полициянең өлкән лейтенанты Әдис Фәтхетдинов лаек булды. Муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хаты штаб начальнигы —эчке эшләр хезмәте майоры Айдар Латыйпов, шәхси состав белән эшләүче белгеч Нәфисә Миһрановага тапшырылды. Беренче дәрәҗәле “Хезмәттә уңыш-
лары өчен” Русия эчке эшләр министрлыгы медале белән эчке хезмәт подполковнигы Айдар Йосыпов бүләкләнде. Шушы ук медальнең икенче дәрәҗәсенә полиция майоры Вадим Кадыйров, полиция прапорщигы Илшат Сәфәргалин лаек булды. Өченче дәрәҗәле Русия
Эчке эшләр министрлыгы медале полиция прапорщигы Илшат Гәрәев, полиция майоры Радик Хаков, полиция капитаннары Илмир Бакиров, Рөстәм Гыйльметдинов, полиция лейтенанты Ринат Гыйльметдиновка тапшырылды.
Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасына полиция капитаны Рөстәм Гыйльметдинов лаек дип табылды, Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хаты полиция старшинасы Азат Латыйповка тапшырылды. Полиция-
нең өлкән лейтенанты дигән чираттагы дәрәҗәләр Ранис Гыйльметдинов белән Ринат Гыйльметдиновка бирелде.
Район эчке эшләр бүлегенең Мактау грамотасына юстиция лейтенанты Артур Гыйлемханов лаек булды. Район эчке эшләр бүлегенең Рәхмәт хатлары полициянең кече лейтенанты Фидус Йосыпов, полиция лейтенантлары Айрат Гәрәев, Венер Гәрәев, Рәмин Исламов, эчке эшләр хезмәте прапорщигы Резеда Даутова, эчке эшләр хезмәте сержанты Илсөяр Латыйпова, хезмәтләндерү персоналы Лилия Гайсина, Гөлүсә Сафиуллина, Зөлфия Макуловага тапшырылды.
Бүләкләү тантанасыннан соң район мәдәният йорты хезмәткәрләре эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә ма-
тур концерт програмасы бүләк итте. “Асылъяр” халык биюләре ансамбле, Нәфисә Әшәрәпова, Фидан Бикмурзин, Хәтиф Хәбибрахманов, Рудин Бәдретдинов, Гөлнара Шәймиева, Гүзәл Табишева, Денис Мансуров, Азат Гыймаев, Алсу Кудашеваның чыгышлары полиция хезмәткәрләре күңеленә хуш килде. Концертны Гөлназ Сәлимова алып барды.
Әзерләде: Лиана Ханмурзина.
Похожие новости:
-
08.10.2015: Район яңалыклары
Наркотикларга каршы җитди көрәш алып барыла
-
14.07.2015: Кеше һәм хокук
Наркотикларга каршы бергәләп көрәшәбез
-
27.06.2015: Район яңалыклары
“Мәк – 2015” операциясе бара
-
28.02.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының егерменче утырышы
-
27.12.2014: Район яңалыклары
Көзге чакыру тәмамланды