Мәскәүдә – Президент чыршысында булды
13-01-2015, 15:42 | Район яңалыклары | Просмотров: 547 | Комм.: 0
Мәскәү Кремлендә беренче Чыршы бәйрәме 1954 елда үтә. Шул елдан башлап ил күләмендә үткәрелгән бу бәйрәм хәзер «Президент Чыршысы» дип атала. Ел саен Кремльгә ил башлыгы Чыршысына Русия Федерациясенең төрле төбәкләрендә яшәүче биш меңгә якын бала җыела. Монда уку алдынгылары, төрле конкурс-олимпиада җиңүчеләре, әти-әниләре «утлы нокталарда» вафат булган укучы балалар чакыру ала. Быелгы «Президент чыршысында» Башкортстаннан 114 бала катнашты. Алар арасында безнең Рапат урта мәктәбе укучысы Эльвина Илшат кызы Кәримова да бар иде.
Яңа Балтачта – боз мәйданчыгы
№ 151 (10934) | 30-12-2014, 15:19 | Район яңалыклары | Просмотров: 595 | Комм.: 0
Яңа ел алды көннәрендә районда эре биләмәләрдән исәпләнгән Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе үзәгендә боз шәһәрчеген ачу тантанасы үтте.
Кыңгыраулы өчәр пар атларда күңелле гармун моңнары астында Кыш бабайлар гүзәл Карсылуларын, Яңа елларын алып, авыл урамнары өстендә җиз кыңгыраулар чыңлатып, бәйрәм кәефе тудырып үтте. Атларны Яңа Балтач һәм Ленин бригадалары вәкилләре бар күңелләрен салып бизәгән, чын бәйрәм атмосферасы тудырырга омтылган.
Көзге чакыру тәмамланды
№ 150 (10933) | 27-12-2014, 12:24 | Район яңалыклары | Просмотров: 642 | Комм.: 0
Узган шимбә иртәсендә районыбызның янә 5 егете Русия Кораллы Көчләренә китте. Монысы көзге чакыруның иң соңгысы булды. Бу көнне солдат хезмәтен үтәргә китүчеләр Чакмагыш авылыннан Рөстәм Ишниязов, Рапаттан Ринат Шәяхмәтов, Яңа Биккенәдән Тимур Шәйдуллин, Тайняштан Рөстәм Билалов, Үрнәктән Рамил Арслановны – ата-аналары, туганнары һәм якыннары озатып калды.
Халыкка хезмәт итәләр
№ 150 (10933) | 27-12-2014, 12:21 | Район яңалыклары | Просмотров: 576 | Комм.: 0
Булдыклылар заманы
Соңгы берничә елда Чакмагышта бер-бер артлы заманча сәүдә объектлары ачылды. Быел җәй, көз айларында гына да район үзәгендә “Таныш”, “Пятерочка”, “Полушка” кебек супермаркетлар, мебель, сантехника, төзелеш материаллары магазиннарында эшкуарлар халыкка төрле-төрле товарлар сатуны оештырып, районда сәүдә хезмәтләндерүе дәрәҗәсен тагын да югары күтәреп җибәрделәр.
Бәла-каза булмасын өчен
№ 149 (10932) | 25-12-2014, 15:51 | Район яңалыклары | Просмотров: 584 | Комм.: 0
Янгын хәвефсезлеге
Агымдагы елда безнең районда 31 янгын чыгу (былтыр бу вакытта 32 булган иде) очрагы теркәлде. Ут-ялкында 7 (үткән елда 9) кеше янып үлде, тән җәрәхәте алучылар булмады. 12 миллион сумнан артык матди байлык саклап калынды, милеккә килгән зыян 3,5 миллион сум тәшкил итте.
Агымдагы елда безнең районда 31 янгын чыгу (былтыр бу вакытта 32 булган иде) очрагы теркәлде. Ут-ялкында 7 (үткән елда 9) кеше янып үлде, тән җәрәхәте алучылар булмады. 12 миллион сумнан артык матди байлык саклап калынды, милеккә килгән зыян 3,5 миллион сум тәшкил итте.
Сыйрышбашта – модельле китапханә
№ 148 (10931) | 23-12-2014, 10:41 | Район яңалыклары | Просмотров: 814 | Комм.: 0
Мәдәният елы тәмамланып килгәндә, Яңа ел бәйрәме алдыннан, Сыйрышбаш авыл китапханәсендә шатлыклы вакыйга булды: узган җомгада биредә модельле китапханә ачылды. Аның файдалы яклары күп. Хәзер китап укучылар бу өлкәдә дә заманча технологияләрдән файдалану мөмкинлегенә ия.
Боз шәһәрчеге төзелә
№ 144 (10927) | 13-12-2014, 10:24 | Район яңалыклары | Просмотров: 591 | Комм.: 0
Чакмагыш авыл Советы биләмәсе хакимияте инициативасы белән быел Чакмагышта район мәдәният йорты һәм мәчет янындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә торган мәйданда да Яңа ел бәйрәме уңаеннан боз шәһәрчеге калкып чыгачак.
Яңа ел чыршысы шушы көннәрдә урнаштырылды. Ул карап торырлык, бик матур. Әлеге вакытта мәйданда боз шәһәрчеген төзү буенча иртәдән кичкә кадәр кызу эшләр бара.