Җыр-моң булып яши күңелдә
№ 13 (10947) | 5-02-2015, 10:43 | Район яңалыклары | Просмотров: 746 | Комм.: 0
Безнең буын кешеләренә Илфак Смаковны күреп-аралашып яшәү бәхете тиде. Без аның җырларын тыңлап үстек, иҗатына гашыйк булдык, рухи азык алдык. Ул Башкортстан һәм Татарстан халыклары арасында гына түгел, ә илебезнең башка төбәкләрендә яшәүче төрки халыклары арасында да бик популяр булды. Җырларын ишетү белән үк алар халык арасында бик тиз тарала иде.
Ирешелгәннәрдән чигенүләр юк
№ 13 (10947) | 5-02-2015, 10:30 | Район яңалыклары | Просмотров: 651 | Комм.: 0
“Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы икътисадый потенциалы, җитештерү куәтләре, иң мөһиме – хезмәт сөючән, чәмләнеп эшли белә торган тырыш халкы булган тотрыклы рәвештә алдынгы урыннарда килүче хуҗалыклардан исәпләнә.
Халыкка уңайлы булсын дип
№ 11 (10945) | 31-01-2015, 13:45 | Район яңалыклары | Просмотров: 539 | Комм.: 0
30 гыйнвар көнне районыбыздагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә клиентларны хезмәтләндерү бүлеге ачылды.
Шушы уңайдан оештырылган тантанада Башкортстан Республикасының Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Николай Алексеевич Колмацкий, халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча дәүләт учреждениесенең Дүртөйле шәһәрендәге филиалы директоры Рафаэль Ибәтулла улы Гатауллин, районыбызда халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Ильвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова катнашты.
Уяу булыйк, җәмәгать!
№ 10 (10944) | 30-01-2015, 14:47 | Район яңалыклары | Просмотров: 710 | Комм.: 0
Районда Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә янгыннар чыгу очраклары теркәлмәде. Әмма бу тынычлык озакка бармады: агымдагы елның 7-22 гыйнвар көннәрендә район биләмәсендә өч янгын булды.
Район яңалыклары
24-01-2015, 11:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 525 | Комм.: 0
16 гыйнварда Балалар иҗат үзәгендә ел саен үткәрелгән “Йолдызлы юл” район конкурсы оештырылды. Биредә Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенең “Яшь театраллар” командасы катнашты. Алар әкиятне инглиз теленә тәрҗемә итеп, заманча куеп, сәхнәгә чыгарды. Укучылар үзләренең актер осталыкларын күрсәтеп, “Әкият” номинациясендә икенче урынга лаек булды. Инглиз телен тиешле дәрәҗәдә өйрәнү максатында Тозлыкуш урта мәктәбендә “Мавыктыргыч инглиз теле” түгәрәге дә эшләп килә. Калмашбаш урта мәктәбенең “Илһам” коллективы да “Йолдызлы юл” фестиваль-конкурсында үзләрен актив яктан күрсәтте. Алар хореографик спектакль һәм спортлы-биюле шоу номинацияләрендә катнашты. Коллектив югары башкару дәрәҗәсенә лаек булып, әлеге номинацияләрдә беренче-икенче урыннарны яулады.
Район яңалыклары
20-01-2015, 10:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 526 | Комм.: 0
*Агымдагы елның 3 гыйнварында Көсәкәй авылында якташ студентлар өчен “Җырлап яшик туган җирдә” исеме астында күркәм кичә оештырылды. Очрашуга төрле уку йортларында белем алган Айнур Хәбиров, Илсур Саматов, Тимур Муллаянов, Рәмзил Хәмәтдинов, Рузил Сафиуллин, Рәсүлә Сафиуллина, Лилия Хөснет-динова, Данил Махъянов, Таңсылу Әхмәтҗанова, Рита Батыргәрәева килде.
Могҗизалар бар икән
15-01-2015, 12:31 | Район яңалыклары | Просмотров: 505 | Комм.: 0
Бөек Устюгта урнашкан Кыш Бабай почтасы менә инде 15 ел дәвамында эшләп килә. Шушы вакыт эчендә бирегә 2,5 миллионнан артык хат килгән. Бу тылсымлы почта бүлекчәсе Кыш Бабайга исемләнгән меңләгән язманы кабул итә. Ел саен Кыш Бабай адресына Русия һәм чит ил төбәкләреннән, шәһәр-районнардан 200 меңгә якын хат килә. Әлбәттә, Кыш Бабайның адресын барысы да белми, шуңа конверт тышына “Кыш Бабайга” дип язу да җитә. Сихри почта тылсымчыга килгән һәр хатка җавап бирә, иң изге һәм чын күңелдән язылган хатларга Кыш Бабай аеруча игътибарлы.